tatruen
Баш бит / 2014 / Май (страница 11)

Архив за месяц: Май 2014

Яшь талантлар бәйгесе

Бәйгедә катнашкан музыкантлар шактый күбесе махсус сәнгать музыка мәктәпләрендә, музыка көллиятләрендә белем алалар, күбесе узган бәйгеләрдә дә катнаштылар.

Дәвам »

Татарча көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчеләре билгеле булды

Свердлау өлкәсе Красноуфимск шәһәрендә татарча көрәш буенча Россия беренчелеге үтте. Турнирга илнең 15 төбәгеннән 124 спортчы катнашты. 15-16 яшьтәгеләр арасында рәсми булмаган команда ярышында беренче урынны Татарстан яулады. Башкортстан көрәшчеләре – икенче, Ырынбурлылар – өченче.  Татарстан көрәшчеләре: Вәлиуллин Эльмир (45 кг), Гафуров Радик (50кг), Хәкимханов Илмир (55кг), Фәләхов Ислам (60 кг), Мулләхмәтов Илнар (65 кг), Зарипов Фаяз (75 кг), Зинченко ...

Дәвам »

Татар хатын-кызлары җыенына әзерлек бара

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына әзерлек бара. Май бәйрәмнәре алдында бер төркем татар ханымнары БТК Исполкомы бинасына җыелдылар. “Ак калфак” Татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова белән бергәләп чара оештыруга бәйле эшләр барышы турында киңәштеләр, оештыру мәшәкатьләрен барладылар. . Инде хәбәр иткәнебезчә, II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены 2014 елның 15-17 маенда Казанда үтәчәк

Дәвам »

Сургут гармунчыларны бер мәйданга җыйды

27 нче апрель көнне округ күләмендә икенче тапкыр «Уйна гармун» исемле фестиваль-бәйге гөрләде. Ханти-манси округының күп кенә шәһәрләренең баян, тальян, гармун, аккардеонда уйнаучы музыкантлары, осталары бер мәйданда очрашты.

Дәвам »

Юто Хишияма һәм Регина Вәлиева: Чит илдә татар телен фәнни өйрәнү авыр

Япон егете Юто Хишияма татар телен еллар дәвамында өйрәнгән күп кенә милләттәшләребезнең “борынына чиертеп”, татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиадада гран-при ияләренең берсе булды.

Дәвам »