tatruen
Баш бит / 2014 / Май (страница 4)

Архив за месяц: Май 2014

Пенза өлкәсенә рәсми сәфәр белән Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин килде

2014 елның 22 маенда иртә белән Пенза өлкәсенә Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдин рәсми сәфәр белән килде. Аны “Пенза беренче” тимер юл вокзалында төбәк хөкүмәте рәисенең урынбасары Владимир Мальцев, шәһәр башы Юрий Алпатов, аның урынбасары Җиһанша Туктаров, Пенза өлкәсе хөкүмәтенең эчке эшләр башлыгы Александр Елатонцев, Пенза өлкәсе татар мөхтәрияте рәисе Бакир Акжигитов, өлкәбезнең дин хезмәткәрләре һәм күренекле төзүче, ...

Дәвам »

Казан һәм кырым татарларының ихлас очрашуы 26.04.2014

Кырымның Россиягә керүе гади гамәл түгел, бу шартларда җәмәгатьчелекнең аралашуы да бик мөһим. Россия шартларында яшәү һәм эшләү тәҗрибәсе булган татар конгрессы һәм кырым татар халкы мәҗлесенең үзара аралашу ихтыяҗы бар. Бу оешмалар тарихында яңа сәхифәләр ачыла. Телләр, мәдәниятләр, холыклар бераз аерылса да, тарихи тамырлар уртак. Милләтне һәм туган телне саклау юллары да берләштерә.

Дәвам »

Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды

Бүген Казанның Иске татар бистәсе зиратында халык күңелендә бигрәк тә җор телле, үлемсез Әлмәндәр булып сеңеп калган СССРнң халык артисты, Тукай һәм Станиславский исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды. Бу чарага күп санлы Камал театры артистлары һәм хезмәткәрләре, Шәүкәт аганың туганнары һәм якыннары, талантын сөючеләр җыелдылар.

Дәвам »

Татар балаларын “Мизгел” көтә!

1 июньдә Яр Чаллы шәһәренең бердәнбер татар лагере - “Мизгел” эшли башлый. Быел инде ул 15 нче мәртәбә татар балаларын һәм яшүсмерләрен бергә жыеп, “Сәламәт тән - сәламәт рух” дигән профиль сменасы үткәрәчәк.

Дәвам »

Арчада озын толымлы татар кызы сайлап алдылар

21 май көнне, Бөтендөнья татар конгрессы, милли кадрлар әзерләү үзәге һәм көллият администрациясе җитәкчелегендә, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә “Озын толымлы татар кызы” дип исемләнгән республика ара бәйге уздырылды.

Дәвам »