tatruen
Баш бит / 2014 / Июнь

Архив за месяц: Июнь 2014

Татарстан театрлары Сабантуе батыры – Алмаз Гәрәев!

28 июнь көнне Татарстан театрлары инде сигезенче мәртәбә үз Сабантуйларын бәйрәм иттеләр. Быел театр сабантуе беренче мәртәбә Чаллы шәһәрендә үткәрелде. Бәйрәмгә Әлмәт, Буа, Минзәлә, Түбән Кама һәм Казанның Г.Камал һәм Г.Кариев исемендәге, “Әкият” курчак театры һәм Чаллы театрлары, мәртәбәле кунаклардан: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева килделәр. Һәр елдагыча театр Сабантуе ...

Дәвам »

Асылыбызга кайтабыз: “Ак калфак”ның яңарган чагы

Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың узган атнада Азнакайга “Чатыр Тау җыены”на килүеннән файдаланып, район башлангыч оешмасы активистлары аның белән очрашу үткәрде. Бу җылы күрешү “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү рәвешендә барып, ике якта да яхшы кичерешләр, онытылмас тәэсирләр калдырды. Әлеге эчкерсез аралашуда яңгыраган кайбер фикерләрне, газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Кадрия Идрисова: –Бүгенге көндә ...

Дәвам »

Барнаулда Сабантуй үтте

29 июньдә Барнаулда да Сабантуй үтте. Татар бәйрәме бу төбәктә 22 нче мәртәбә оештырылды. Инде өченче ел рәттән бәйрәмдә яңгыр яуса да, халык күңел ачу форсатын файдаланмый калмады. “Дуслык” татар мәдәнияте үзәге һәм төбәк милли-мәдәни автономиясе Сабантуйны күңелле итеп уздыруны әйбәтләр кайгыртканнар. Шулай ук Алтай якларында су басудан зыян күрүчеләрне дә кунак иткәннәр. Концерт программасында җирле “Дуслар” фольклор ансамбленнән тыш, башка ...

Дәвам »

Татарстанда беренче ифтар ашлары уздырылды

27 июньдә беренче тәравих намазы укыган Татарстан мөселманнары 28 июльдә беренче ифтарны уздырды. Һәр елдагыча Казандагы кайбер мәчетләр ифтар чатырлары корып ураза тотучыларга авыз ачтырды.

Дәвам »

Татар телен өйрәнү курслары тәмамланды

Казан милли тикшеренү технология университетында кичә,28 нче июнь көнне , татар телен өйрәнү курслары тәмамланды. Телне өйрәнү максатыннан бу курсларга Әстерхан  һәм Сарытау өлкәләреннән вәкилләр килгән иде. Барлыгы 20 кеше. Алар тел нечкәлекләренә, әдәби сөйләм дәресләре биргән мөгаллимәләргә олы рәхмәтләрен белдерделәр. “Киләчәктә дә мондый курслар күбрәк булсын һәм инде өлкәләрдән килүчеләр саны артсын иде, шулай  ук дәреслек авторлары да чыгышлар ...

Дәвам »

Чыгарылыш сыйныф укучыларына өлгергәнлек аттестаты тапшырылды

Республикабыз мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру тантаналары булып узды. Бу көнне Казан шәһәренең үзәгендә урнашкан 27 нче татар гимназиясе 22 баланы тормыш дигән олы юлга озатты. Укучыларны котларга шәһәр администрациясеннән, район мәгариф идарәсеннән мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар чыгарылыш укучыларына бары тик иң изге теләкләрен генә җиткерделәр. Гимназия директоры Хөснетдинова Люция Хади кызы “Бүген сез өлгергәнлек аттестаты алдыгыз, бу ...

Дәвам »

Башкортстанның Балтач районында “Татар гаиләсе – матур гаилә” конкурсы үтте

Башкортстанның Балтач районында “Татар гаиләсе – матур гаилә” дип аталган конкурска нәтиҗә ясалды. Җирлектәге җитәкчеләр соравы буенча бу чара “Саумысыз авылдашлар” дип аталган чара белә бергә кушып оештырдык. Бик матур килеп чыкты.  Оештыручылар искиткич гаиләләр тапканнар. Фатыйховлар үзләренең 2 баласы янына 3 ятим бала карарга алганнар, Хөснимәрдәновлар үз 5 балалары янына ятимә кызны сыйдырганнар,  50ел бергә гөмер иткән Әхтәриевлар 5 ...

Дәвам »