tatruen

Архив за день: 12.06.2014

Катнаш никахлар мәсьәләсе кискен торуы ачыкланды

Бүген V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумы кысаларында "Казан" милли-мәдәни үзәгендә уздырылган «Татар гаиләсен саклауда дини йолаларның һәм милли гореф-гадәтләрнең тоткан урыны» секцион утырышы узды.

Дәвам »

V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумы секцияләрдә эшен тәмамлады

Хәзрәтләребез бик эчтәлекле, мәгънәле һәм күпләр өчен практик эштә кирәкле чыгышлары белән уртаклаштылар.

Дәвам »

Татарстан Президенты Казанның тарихи үзәгендә йөрде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәге буйлап чираттагы җәяүле сәфәре кысаларында яңа төзелеш объектларын, шәһәрнең торгызылган һәм торгызылырга кирәкле тарихи биналарын карады. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар озата йөрделәр. Габдулла Тукай урамындагы 3 нче номерлы йорт беренче ...

Дәвам »

13 июньгә каршы кич – язмышлар билгеләнә торган Бәраәт киче

Мөбәрак өч айның берсе булган шәгъбан аеның унбишенче кичәсе (14еннән 15енә каршы кичә) – Бәраәт кичәсе. Быел ул 12 июньнән 13 июньгә каршы төнгә туры килә. Ягъни кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана. Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт» бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, ...

Дәвам »

Балык бистәсе чәкчәкләре

Узган ялларда Татарстанның башка районнарында кебек үк Балык Бистәсендә Сабантуй гөрләде. Бәйрәм уңаеннан җирле “Ак калфак” бүлекчәсе чәкчәкләре бәйгесе игълан итте. Уңган ханымнар берсеннән берсе тәмле, берсеннән берсе матуррак итеп бизәлгән чәкчәкләр пешереп алып килгәннәр. Фирдания Әхмәтҗанова шул тәм-томнар рәсемнәрен җибәргән. Фотодан булса да, карап-карап та туеп булмый…

Дәвам »

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Россия көне белән тәбрик итәм! Бу көндә безнең күпмилләтле бердәм Россия халкы үзенең иксез-чиксез Ватанын - меңъелык тарихы һәм шанлы рухи һәм мәдәни традицияләре булган бөек илен хөрмәтли.

Дәвам »

Благовещенскида татар тормышы җанлана

Шәһәр советы депутаты, Благовещенски татарлары конгрессы җитәкчесе Альберт Динуров милли чаралар үткәрүгә матлди ярдәм күрсәтә, татар тормышын җанландыруны максат итеп куя. Аның белән "Дөнья" студисендә Римзил Вәли сөйләште.

Дәвам »