tatruen

Архив за день: 18.06.2014

Җаектагы Тукай музеена рәсми статус бирелергә мөмкин

Җаектагы Көнбатыш Казахстан өлкәсе татар мәдәни үзәгенең идарәсе 12 июньдә үткәргән җыелышында бердәнбер мәсьәлә каралды. Ул да булса, татар үзәге каршында яшләүче Тукай музее язмышы.

Дәвам »

Быелгы “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесе эшен тәмамлады

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы бишенче мәртәбә “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесе үткәрде. Соңгы турга Россиянең 14 төбәгеннән балалар үтте. Җиңүчеләрне һәм дипломантларны бүләкләү тантанасы 1 июньдә Казанның “Әкият” курчак театры бинасында үтте. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән 14 балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.  

Дәвам »

«Рамазанны каршылап» велокроссы оештырыла

Казанның “Ярдәм» мәчете «Иман йорты» мөселман яшьләре клубы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге 25 июньдә «Рамазанны каршылап» велокроссын оештыра. Беренче тапкыр уздырылучы кросс “Ярдәм” мәчетеннән башланып китә. Велокросста катнашучылар “Казан нуры”, “Кол Шәриф”, “Нурулла” мәчетләрендә, «Тандем», «Кольцо» кебек эре супермаркетлар янында тукталып, Рамазан башлануы турында искәртүче магнитлар таратачаклар. Акциянең максаты – Рамазан ае турында булдыра алган кадәр күбрәк кешегә ...

Дәвам »

Пензада өлкә Сабантуе гөрләп үтте

Пенза Сабантуе гадәттәгечә шәһәрнең В.Белинский исемендәге үзәк паркында булды. Бәйрәмне ачып җибәрде өлкә губернаторы Василий Кузьмич Бочкарев. Ул бөтен Пенза өлкәсендә яшәүче милләт кешеләрен Сабантуй белән котлады. Милли традицияләрне сакларга һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырырга өндәде. Кызганып сөйләде халкыбызда демографиянең түбән булуы турында. Моның буенча, хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, проблеманы уңай якка чишүләрен соралды. Халыкның авыллардан китүе дә губернаторны борчый. Урыс ...

Дәвам »