tatruen

Архив за день: 19.06.2014

Балык бистәсендә – “Халкымның күңел җәүһәрләре”

Балык Бистәсе җирлегенең “Ак калфак” оешмасы 2014 елның 16 июнендә Яңа Арыш авылында “Халкымның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән очрашу-кичә оештырды.

Дәвам »

“Иман нуры” лагере эшен тәмамлады

Бүген,  Урмай авылындагы “Тау башы” мәчетенең залы, әйтерсең, аллы-гөлле чәчкәләр белән тулган иде. Биредә 5 яшьтән 12 яшькәчә булган кызлар һәм малайлар өчен үткәрелгән “Иман нуры” дип исемләнгән лагерьның ябылу тантанасы уздырылды. Монда 30 дан артык малайлар һәм кызлар 10 көн буена ял итте. Балаларны мөгаллимә Шайхетдинова Алсу Шайхулла кызы укытты. Аңа Дамир кызы Ридалия Хаертдинова, Илдус кызы Эльвира Ялюкова ...

Дәвам »

Казан XXIV Татар яшьләре көннәренә әзерләнә: илебезнең 35 төбәгеннән һәм чит илдән яшь милләттәшләр килә

22-28 июньдә Казанда XXIV Татар яшьләре көннәре уздырылачак. Шушы вакыйга уңаеннан бүген “Татмадиа” агентлыгында журналистларны җыеп, аңлатма бирелде. Тагын 4 көннән башланачак чарада Россиянең 35 төбәгеннән 150ләп татар кызлары һәм егетләре (18-30 яшьтәгеләр) килүе көтелә, шулай ук Эстониядән дә килергә тиешләр. Аларны исә үзләре яшәгән төбәкләрдә татар халкының иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашучылар буларак сайлап җибәрәләр. Яшьләр өчен Казанда ...

Дәвам »

Барнаулда Сабантуй июньнең соңгы ял көнендә үтәчәк

Сабантуй Барнаулның Үзәк районына караган ял паркында узачак. Бәйрәмне төбәк татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге оештыра. Концерт программасында “Дуслар” фольклор ансамбле, башка милли оешмаларның үзешчәннәре, Татарстаннан килгән артистлар катнашачаклар. Әлбәттә, Сабантуй ярышлары һәм бәйгеләре оештырылачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.

Дәвам »