tatruen

Архив за день: 26.06.2014

Башкортстанның Балтач районында “Татар гаиләсе – матур гаилә” конкурсы үтте

Башкортстанның Балтач районында “Татар гаиләсе – матур гаилә” дип аталган конкурска нәтиҗә ясалды. Җирлектәге җитәкчеләр соравы буенча бу чара “Саумысыз авылдашлар” дип аталган чара белә бергә кушып оештырдык. Бик матур килеп чыкты.  Оештыручылар искиткич гаиләләр тапканнар. Фатыйховлар үзләренең 2 баласы янына 3 ятим бала карарга алганнар, Хөснимәрдәновлар үз 5 балалары янына ятимә кызны сыйдырганнар,  50ел бергә гөмер иткән Әхтәриевлар 5 ...

Дәвам »

Казанда Рамазанны каршылау велокроссы үтте

Казан халкына Рамазан ае җитүе турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырылган чарада иллеләп кеше катнашты. Алар Казанның “Ярдәм” мәчете яныннан кузгалып “Казан Нуры” мәчетендә туктап алды һәм “Кол Шәриф”, “Нурулла”, “Апанай” мәчетләре яныннан узды. Велосипедчылар Бауман урамында озаккарак тукталып, узып баручыларга Рамазанга багышланган магнитлы рәсемнәр таратты, Рамазан белән кызыксынучыларның сорауларын җаваплады. Чараны “Ярдәм” мәчете каршындагы “Иман йорты” мөселман яшьләре клубы белән ...

Дәвам »

Кырымда татар хатын-кызлары оешмасы бүлеге оештырылды

Симферопольда “Кырым Республикасында татар хатын-кызлары тормышының актуаль проблемалары” беренче республикакүләм конференциясе һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Кырым бүлеген гамәлгә кую конференциясе узды. Чара Кырым инженер-педагогика университетында узды һәм Татарстан Республикасының Кырым Ресубликасындагы Даими вәкиллеге белән Кырым, Идел буе, Урал һәм Себер татарларының “Идел” ассоциациясе тарафыннан оештырылган иде. Конференциядә Симферополь, Бакчасарай, Ялта, Джанкой, Кырым Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары, шулай ...

Дәвам »