tatruen
Баш бит / 2014 / Июнь (страница 10)

Архив за месяц: Июнь 2014

Иж-Бубый мәчетенә ярымайның яңасы куелды

Изге Шәгъбан аеның җомгасында Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында 1895 елда Мөхәммәтҗан бай төзеткән мәчет бинасына ай куелды. Аның манарасының 1940 елда кисеп төшерүләрен авыл халкы әле дә яхшы хәтерли. Киләсе елга 120 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк тарихи мәчет хәзер юлдан узып йөрүчеләрне алтын йөгертелгән ярымае белән каршы алып, озатып калачак, дип хәбәр итә “Әгерҗе хәбәрләре” басмасы. http://dumrt.ru

Дәвам »

Казанга мөслимәләр корылтайга җыелды

4 июньдә “Казан” милли мәдәни үзәгенә республикабызның төрле районнарыннан 300дән артык мөслимә корылтайга җыелды. Алар арасында Башкортстан, Мордовия һәм башка төбәкләрдән килгәннәр дә бар иде. Корылтайда дәүләт органнары, дини һәм төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре, махсус чакырылган кунаклар һәм республикабызның актив мөслимәләре катнашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чарага җыелган мөслимәләрне сәламләп: “Пәйгамбәребез (сгв) безгә үзенең бер хәдисендә әйткән: “Дин нәсыйхәттән ...

Дәвам »

Семейның татар үзешчән коллективлары Италиягә барып концерт бирергә ниятләп тора

1-3 июньдә Семейдә «Күңелле балачак» татар балалар ансамбленең 25 еллыгына багышланган «Иртыш моңнары»XV халыкара татар сәнгате фестиваль-конкурсы узды.

Дәвам »

Омски мөселманнарына хәләл ризык сатыла

Омсикның "Танылган ризыклар" ширкәте хәләл ит ризыкларын Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе белән төзелгән килешү нигезендә җитештерә. Ширкәткә ит ризыкларының шәригать кануннары буенча эшләнгән һәм хәләл булуы турында таныклык бирелгән.

Дәвам »

7-8 июнь көннәрендә Татарстан авыллары һәм район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрләячәк

Әлеге чара – татар халкы тарафыннан иң көтеп алына торган милли бәйрәмнәрнең берсе. Шулай да, соңгы елларда Сабантуй үзенең тарихи йөзен югалтып бара кебек...

Дәвам »