tatruen
Баш бит / 2014 / Июнь (страница 2)

Архив за месяц: Июнь 2014

Казанда Рамазанны каршылау велокроссы үтте

Казан халкына Рамазан ае җитүе турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырылган чарада иллеләп кеше катнашты. Алар Казанның “Ярдәм” мәчете яныннан кузгалып “Казан Нуры” мәчетендә туктап алды һәм “Кол Шәриф”, “Нурулла”, “Апанай” мәчетләре яныннан узды. Велосипедчылар Бауман урамында озаккарак тукталып, узып баручыларга Рамазанга багышланган магнитлы рәсемнәр таратты, Рамазан белән кызыксынучыларның сорауларын җаваплады. Чараны “Ярдәм” мәчете каршындагы “Иман йорты” мөселман яшьләре клубы белән ...

Дәвам »

Кырымда татар хатын-кызлары оешмасы бүлеге оештырылды

Симферопольда “Кырым Республикасында татар хатын-кызлары тормышының актуаль проблемалары” беренче республикакүләм конференциясе һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Кырым бүлеген гамәлгә кую конференциясе узды. Чара Кырым инженер-педагогика университетында узды һәм Татарстан Республикасының Кырым Ресубликасындагы Даими вәкиллеге белән Кырым, Идел буе, Урал һәм Себер татарларының “Идел” ассоциациясе тарафыннан оештырылган иде. Конференциядә Симферополь, Бакчасарай, Ялта, Джанкой, Кырым Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары, шулай ...

Дәвам »

Азнакайда “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы төзелде

Бүгенге көнгә Татарстанның Азнакай районында 68 иҗтимагый оешма эшләп килә. Шушы көннәрдә алар янә бергә артты: “Ак калфак” татар хатын-кызларының Азнакай иҗтимагый оешмасы төзелде. Оешма советы 20 кешедән тора, аның рәисе – Эльвира Галиева. “Ак калфак” үзенең төп максатын татар халкының милли гореф-гадәтләрен яңарту, үстерү, гаиләләрнең ныклыгын, татулыгын арттыру, балаларыбызны әби-бабайларның яхшы үрнәгендә тәрбияләү кебек юнәлешләрдә эшчәнлек алып баруда күрә. ...

Дәвам »

Иске “яңа” мәхәллә

Совет чорында онытылырга мәҗбүр ителгән “мәхәллә” сүзе көндәлектә соңгы арада ешрак яңгырый. Тик сүзне гомумкулланышка кайтару мәсьәләнең бер ягы булса, мәхәллә тормышын оештыру, эшчәнлеген дөрес юнәлешкә бору – икенче һәм иң мөһим момент. Бүген Фәннәр академиясендә “Татар авыллары һәм мәхәлләләре: тарих һәм тергезү мәсьәләсе” дигән Халыкара конференция уза. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелә ...

Дәвам »

Болгарда ЮНЕСКО билгесе тапшырылуга багышланган тантана узачак

Изге Болгарда ЮНЕСКО билгесен урнаштыру урыны әлегә төгәл бигеле түгел. Хәзерге вакытта ике вариант карала. Аларны ЮНЕСКО институтлары белән килештерергә кирәк. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Болгар тарихи-археологик комплексының Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертелүенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте. Аның әйтүенчә, быел август аенда Болгарны рәсми рәвештә бөтендөнья мәдәни мирас һәйкәле дип тану турындагы сертификат ...

Дәвам »

Кырымда татар хатынының хәле ничек?

Бүген, 25 июньдә, Кырым инженер-педагогик университетында ярымутрауда яшәүче  татар хатын-кызларының  беренче республика конференциясе үтәчәк. Аның темасы: “Кырым Республикасында татар хатын-кызларының актуаль проблемалары”. Ханымнар көн үзәгендә торган мәсьәләләрне барлап, чишү юллары эзләү белән мәшгуль булачак.

Дәвам »