tatruen
Баш бит / 2014 / Июнь (страница 3)

Архив за месяц: Июнь 2014

Данлыклы Карабаш авылында яңа мәчет ачыла

26 июньдә Татарстанның Бөгелмә районы Карабаш авылында икенче мәчет ачыла. Инкыйлабка кадәр бу авылда ике мәчет, ике мәхәллә була. Иске мәчет заманында клубка әйләндерелгән булган, аннары ул кабат төзекләндерелгән, манарасы куелган. Бүгенге көндә 19 гасыр ахырында төзелгән мәчет, Аллага шөкер, эшләп килә. Хәзер исә авыл кабат ике мәчетле булырга әзерләнә. Узган ел рамазан аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт “Карабаш тәҗвиде” ...

Дәвам »

Канада Сабантуе гаилә бәйрәме кебек узган

22 июньдә Торонто шәһәрендәге паркларның берсендә (G. Ross Lord Park) Канадада яшәгән милләттәшләребез Сабантуена җыелган булган. Сабантуй күңелле, гаилә бәйрәме кебек узган. Фотолар Фэйсбуктагы Торонто татарлары битеннән алынды

Дәвам »

“Ак калфак” зур эшләргә алына

“Ак калфак” оешмасының әле агымдагы ел башында гына оешкан Буа бүлекчәсе хатын-кызлар мәнфәгатьләрен кайгырту, гаилә кыйммәтләрен, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау өстендә зур эшләр башкарырга җыена. Киләчәккә планнар аның туган якны өйрәнү музеенда узган “Гомерләр заяга узмасын” дип исемләнгән тәүге җыенында билгеләнде.– Очрашуыбызның музейда үтүе тикмәгә генә түгел, чөнки әлеге бинада безнең тарихыбыз, күңел җәүһәр-ләребез саклана. Хезмәт-кәрләр исә милли мәҗлес ...

Дәвам »

Укучыга яңа китап “Борынгы Яңа Кәкерле”

Шушы көннәрдә Илфак Шиһаповның “Борынгы Яңа Кәкерле” исеме астында яңа китабы дөнья күрде. Китапның эчтәлеге Татарстан Республикасы  Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылы тарихына: үткәне, бүгенгесе, киләчәгенә багышланган. Беренче бүлек Кәкерле авылына нигез салынган чорны тасвирлап башланып китә. Авылны нигезләүчеләрнең кемнәр булуы укучыга бәян ителә. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, бу җирләргә иң беренче булып  Агишев, Девлятов, Ишеев, Бурундук фамилияле морзалар ...

Дәвам »

“Татар авыллары һәм мәхәлләләре: тарих һәм тергезү мәсьәләсе” халыкара фәнни – гамәли конференция

Бүген, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында “Татар авыллары һәм мәхәлләләре: тарих һәм тергезү мәсьәләсе” исеме астында халыкара фәнни – гамәли конференция башланып китте. Чараны оештыручылар Бөтендөнья татар конгрессы һәм  ТР ФА Ш.Мәрҗәни ис. тарих институты. Конференцияне ТР ФА вице –президенты, ТР ФА Ш.Мәрҗәни ис.Тарих инстиуты директоры Рафаиль Хәкимов ачып жибәрде. Килгән кунаклар белән  таныштырганнан сәламләү өчен сүзне, Бөтендөнья татар ...

Дәвам »

Елховойда “Ак калфак” очрашу уздырды

Елховой авылы мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Әлмәт мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте, авыл жирлеге җитәкчелеге белән берлектә оештырылган «Җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан урыны” темасына дини-мәдәни чара булып узды. Анда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе , “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, Әлмәт мөслимәләре җәмгыяте җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Елховой авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова, ...

Дәвам »

“Ярдәм” мәчетенә 10 ел

Кичә, 23 нче июнь көнне  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының эшчәнлегенә 10 ел, “Ярдәм” мәчетенә 10 ел тулуга багышланган дини-мәдәни кичәдә әнә шундый фикер җәмгыятькә юллама сыман яңгырады. Фәнис хәзрәт Мингәрәев укылышындагы изге дога һәм ТР Президенты белән Казан мэрына “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге булдыруда тырышлыклары-ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре һәм матур теләкләр, Миңгол Галиев ...

Дәвам »

Әлмәтлеләр Изге Болгар җыенында катнашты

Көн яңгырлы булуга карамастан, сәяхәтне оештыручылар тарафыннан күрсәтелгән кайгыртучанлык күңелсезләнергә урын калдырмады. Изге Болгар җирендә Әлмәттән килүчеләр өчен махсус чатырда чәй табыны, казанда пешерелгән пылау әзерләнде.

Дәвам »