tatruen
Баш бит / 2014 / Август

Архив за месяц: Август 2014

Республика һәм Казан каласы көне чараларына багышланган махсус сайт эшли башлады

30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан каласы көне. Шуңа бәйле бәйрәмгә багышланган http://1009.kzn.ru сайты эшли башлады, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Махсус сайтта исә бүген уздырыласы бәйрәм чаралары программасы, кайсы вакытта һәм кайда үткәреләсе турында мәгълүмат бирелә. Яңа сайт шулай ук Казан каласы хакында да белешмә бирә, дип яза “Татар-информ” МА. Ни кызганыч, сайт татар телендә эшләнмәгән.

Дәвам »

Красноярскида татар ашларын әзерләү буенча мастер-класс узачак

Бүген 29 августта Красноярскиның яшь гаилә академиясе бинасында “Татар ашлары” мастер классы үткәреләчәк. Мондый төр чаралар ай саен үтә икән. Алар төрле халыклар белән таныштыру максатыннан оештырыла. Шәһәрнең иң оста татар хуҗабикәләре кыстыбый (бу ризык якмыш, күзикмәк дип тә йөртелә әле) һәм чәкчәк әзерләү бар нечкәлекләрен күрсәтеп-сөйләп, пешерп бирәчәкләр.

Дәвам »

Дуслык һәм гүзәллек бәйгесе

Саранск шәһәрендәге Мордовия милли драма театры бинасында беренче тапкыр “Милли кием–2014” исемле регионара конкурс үтте. Әлеге чара мәдәният Елы кысаларында Мордовия милли сәясәт буенча министрлык грантын яулаган “Ускудар” Мордовия мөселманнары Региональ Диния Назәрәте тарафыннан оештырылды. Оештыручылар сәләтле дизайнерларга иҗади фантазияләрен өч юнәлештә – тарихи дәвер, бүгенге һәм киләчәк киемнәре күрсәтергә чакырган иде. Шуны да әйтергә кирәк, бәйгедә катнашырга дип республикада ...

Дәвам »

Татарстан мәдәнияте көннәре турында Бельгия радиосы сөйләде

Бельгиядәге татарларның “Татары в Бельгии” оешмасы лидеры Регина Вәлиева шушы көннәрдә Бельгия телетапшырулар компаниясендә интервью бирде. Ул “Radio 1” иртәнге тапшыруына кунак итеп чакырылган булып, Бельгия татарларының шушы ай азагында Мәскәүгә Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашу өчен барулары, ватандашлары белән аралашудан һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталарының бай иҗаты тәэсирендә туган хис-тойгылары турында сөйләде. Әңгәмә фламанд телендә барды. Бельгия Корольлегендә татарлар чагыштырмача ...

Дәвам »

Әдәбиятка багышланган гомер

Бүген 29 августта әдәбият аксакалы булып саналган Суфиян Поварисов 90 яшьлек юбилеен каршылый. Атна башында – 25 августта Татарстан язучылары берлеге Суфиян аганы үзләрендә зурлап котлады. Юбилярны котларга аның каләмдәшләре, күренекле язучылар, галимнәр Мирфатыйх ага Зәкиев, Хатыйп Миңнегулов, Фәрит Хатыйпов, Фоат Галимуллин, Татарстанның халык шагыйрьләре Ренат Харис, Суфиян аганың якташлары Роберт Миңнуллин белән Рәдиф Гаташ, юбиляр белән институтта бергә укыган төркемдәше ...

Дәвам »

Сочида хәзер Марат Башаровның үз йолдызы бар

27 августта Кино көненә багышланган бәйрәм кысаларында “Сочи” кинотеатрының йолдызлар аллеясендә яңа – танылган артист Марат Башаров йолдызы куелды. “Мактаулы исемнәрдән минем Татарстанның атказанган артисты дигәне генә бар,  Инде Кино көнендә Сочида йолдызым барлыкка килүе өчен бик зур рәхмәт”, – дигән Марат Башаров бәйрәм вакытында.

Дәвам »

Римзил Вәли: “Берләшү мизгелен онытмаска кирәк”

Минем өчен 30 август – иң зур бәйрәм. Бу көнне Татарстан мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде. Һәм бу гамәлне беркем дә инкяр итә, юкка чыгара, дегеткә манчый алмый.

Дәвам »