tatruen

Архив за день: 01.08.2014

Игътибар!!! Яңалык!!!

Танылган җырлар авторы Галия ханым Сафиуллинаның  “Кереп барам гомер көзләренә” исеме астында чыккан тәүге китабы дөнья күрде. Галия Сафиуллина Чирмешән районы Иске Кади авылында туа. Хәзер Чирмешәндэ яши, иҗат итә. “Кечкенэ чакта шигырьләр язарга ярата идем,тик  нигәдер озак еллар тукталып тордым. 50 яшь тулгач кына тормыш иптәшемә багышлап   жыр язарга уйладым.”Тагын бер кат сине сайлар идем” дигән шигырем  дә ...

Дәвам »

 Без  иманлы  сәфәрдә… 

Соңгы елларда гореф-гадәтләргә,йолаларга һәм бәйрәмнәргә игътибар арта бара.Шулай ук онытыла барган бәйрәмнәрне дә тергезеп,халыкның үзенә кайтаруга омтылыш көчәя.Бу яңартылып килгән кичә-бәйрәмнәр халыкның күңелен ачу максатыннан гына түгел,ә бәлки,үсеп килүче яшь буынның күңеленә иман нуры иңдерү,милләтебезнең гореф-гадәтләре белән таныштыру,аны белеп үзсеннәр,татарлыклары белән горурлансыннар дигән максаттан да оештырыла.Югыйсә бит хәзер саф татар авылларында да татар балаларынынң урыс телендә аралашулары күренә башлады.Мин татар ...

Дәвам »

«Мунчали укулары» өченче тапкыр узды

Чүпрәле районы Мунчали авылында бүген «Мунчали укулары» өченче тапкыр узды. Аны моннан өч ел элек, танылган язучыбыз Туфан Миңнуллинның вафатыннан соң, оештырылган иде. Быелгы укуларда республикабызның  бик күп танылган дин әһелләре,  күрше өлкәләрнең имамнары, галимнәр, язучылар, сәнгать осталары җыелган. Әлбәттә, авылдашлар, райондашлар да кунакка җыелган иде. Җомга намазыннан соң «Мунчали укулары»на җыелган милләттәшләребезне Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Айрат Җәләлов котлады, ...

Дәвам »

Казанлы авылы мәктәбенә – 90 ел.

Себернең тайга арасында урнашкан татар авыллары өчен узып баручы быелгы җәй айлары бәйрәмнәргә мул булды. Халкыбызның милли сабантуй бәйрәмнәре кебек уздырыла торган авылдашлар очрашуларына үрелеп Вагай районы Казанлы урта мәктәбе үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Агыт елгасы буйлап урнашкан Меткә, Сөләйман, Ләмцәй, Тугыз, Кече Уват, Казанлы авылы балалары әлеге мәктәптә белем алган. Баштарак ул Казанлы авылында кечкенә генә бер ...

Дәвам »

Үзбәкстан делегациясенең Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашуы. 1-5 август 2014

Үзбәкстаннан форумга Ташкент һәм Бохара шәһәрләреннән 5 кеше килде. Үзбәкстанлы татарлар секцияләр эшендә актив катнаштылар, эшмәкәрлек, заманча технологияләр ярдәмендә ана телебезне саклау тәкъдимнәре белән чыгыш ясадылар. Арчада үткән яшьләр Сабантуенда Җәмилә Гиясова “Эзләдем, бәгърем, сине” җырын башкарды.

Дәвам »