tatruen
Баш бит / 2014 / Август (страница 2)

Архив за месяц: Август 2014

Нурмөхәммәт Хөсәенов: Кыйналсам да, мин – оптимист

Заманында Минтимер Шәймиев, Мортаза Рәхимов, Владимир Путин белән Казанда узган очрашуда Башкортостанның Бәләбәй шәһәреннән килгән татар гимназиясе директоры: “Башкортостанда татар булу авыр”, — дип медиа кырын шартлатты.

Дәвам »

Мәскәүдә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татарлар турында фильмның премьерасы үтте

Мәскәүдә Патриарший күлләр йортында Татарстан көннәре кысаларында  Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татарлар турында фильм беренче мәртәбә тамашачы хозурына күрсәтелде. Беренче Бөтендөнья сугышы башлануына 100 ел тулуга багышланган “Онытылган сугышның билгесез геройлары” («Незаметные герои неизвестной войны») дип исемләнгән документаль фильмны «FDL-production»  студиясе төшергән. Режиссер – Денис Красильников, оператор – Фәрит Галиев. Фильмда Татарстаннан Мәскәүгә китеп эшләүче танылган алып баручылар Фәридә Корбангалиева һәм Максим Шәрәфетдинов ...

Дәвам »

Казан 30 августка әзерләнә

30 август соңгы елларда Казанда шәһәр көне дип бәйрәм ителсә дә, халык аңа зуррак мәгънә салып карый. Читтә яшәүче татарлар нәкъ шушы көнне Татарстан башкаласына килеп чыгарга тырыша. Быелгы бәйрәм программасы да бик матур һәм һәркем күңеленә ятышлы урын таба алыр дип уйлыйсы килә. Бәйрәм чаралары Казан ратушасында башланып китәчәк. Биредә Казанның иң абруйлы кешеләрен зурлаячаклар. Иртәнге унда Кабан күлендә ...

Дәвам »