tatruen
Баш бит / 2014 / Сентябрь (страница 2)

Архив за месяц: Сентябрь 2014

Чит ил архивларында – татарларга бәйле документлар

1-2 октябрьдә Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Чит ил архивларында татар тарихы һәм мәдәниятына кагылышлы документлар" исемле халыкара конференция үтәчәк.

Дәвам »

“Казахстанда татарлар” энциклопедиясе югары бәяләнде

Танылган галим, профессор, Казахстанның татар-башкорт ассоциациясе президенты Гриф Хәйруллин редакциясе белән чыгарылган “Казахстандагы татарлар” энциклопедик сүзлеге Татарстанның Казахстандагы көннәре башланыр алдыннан дөнья күрде. Сүзлеккә Казахстан белән бәйле татар милләтеннән булган танылган шәхесләрнең биографик белешмәләре урнаштырылган. Автор басманы тәкъдим иткәндә билгеләп үткәнчә, энциклопедиягә кергән шәхесләр татар халкының горурлыгы. Гриф Хәйруллин чыгышыннан соң һәркем үз фикерен белдерде.  

Дәвам »

Язучы белән очрашу

Чаллы шәһәренең 12нче татар китапханәсендә язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булды. Бу очрашуның төп темасы - тарихчы Михаил Худяковның 120 еллыгы һәм язучы Фәүзия Бәйрәмованың яңа чыккан "Сахалин утравы һәм татарлар" китабын халыкка тәкъдим итү булды.

Дәвам »

Әсирләр җырын тапкан алман галиме белән очрашудан видеорепортаж

«Тамга» мәдәниятара җәмгыятьнең идарә рәисе, куркыныч янаган халыклар җәмгыятенең төрки халыклар буенча эксперты Мисте Хотопп Рикене һәм аның сәфәрдәшләрен Татарстан һәм Казан белән Тарих институтының хезмәткәре Марат Гыйбатдинов таныштырып йөри.

Дәвам »

“Атландым атның биленә, киттем Алман җиренә…”

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Алманиядә оештырылган "Идел-Урал" легионы капелласының татарча музыкаль язмаларын тапкан алман галиме Мисте Хотопп Рике Казанда булып китте. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына үзенең сәфәрдәш дуслары белән килеп татар әсирләре тарихын өйрәнү турында сөйләде.

Дәвам »

“Татар кызы” I Бөтенроссия татар гүзәллеге фестивалена Татарстан чибәре сайлана

Быел “Татар кызы” I Бөтенроссия татар гүзәллеге конкурс-фестивале уздырыла. Гаиләдә әти-әнисе яки аларның берсе татар булган, татар телен һәм мәдәниятен азмы-күпме белгән 18-25 яшьлек, буе 155-175 см һәм гәүдә параметрлары 90-60-90 см-га якынлашкан, табигый гүзәллеккә ия булган кызлар әлеге фестиваль кастингында катнаша ала. Дөрес, яман гадәтләре, кияүдә һәм балалары булмавы да конкурсантлар сайлаганда шарт итеп куела. 14 сентябрьдән башлап, хәзерге ...

Дәвам »