enrutat

Архив за день: 13.10.2014

Тәбрик итәбез!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы, Казандагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче санлы татар гимназиясе директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллинага Татарстан халык укытучысы исеме бирелде. Камәрия ханымны чын күңелдән бу мактаулы исем белән тәбрик итәбез!

Дәвам »

Тукай районында яшь сәләтләрне барлыйлар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Тукай районы буенча җирле оешмасы “Якты юл“ газетасы белән берлектә яшь сәләтләрне барлау, аларны үстерү, халыкка таныту максатында “Каурый каләм“ әдәби түгәрәге эшен алып бара. 8 октябрьдә түгәрәкнең чираттагы утырышы узды. Бу көнне редакциягә Мәләкәс, Яңа поселогы, Кече Шилнә, Биклән мәктәбе укучылары килде. Балалар үз шигырьләрен, хикәяләрен укыдылар. Аларда балалрның самими дөньясы, эчке кичерешләре чагыла. ...

Дәвам »