tatruen
Баш бит / 2014 / Октябрь (страница 10)

Архив за месяц: Октябрь 2014

  «АК КАЛФАК»  яңа уку елын башлады

Ульяновск өлкәсенең татар автономиясе каршында унынчы ел эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының гарәп графикасында укырга-язарга һәм Корән серләрен өйрәнү курслары атнада үзенең чираттагы яңа уку елын башлап җибәрде.

Дәвам »

Вәлиулла Якуп милләт һәм дин, акыл һәм сабырлык турында (2012 елның июнендә язылган әңгәмә)

2012 елның 19 июлендә явызларча атып үтерелгән дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Вәлиулла Якупның  дини һәи милли татулык турындагы фикерләре хәзер дә актуаллеген югалтмый. Аның белән журналист Римзил Вәли сөйләшкән иде.

Дәвам »

Эстония татарлары Корбан гаетен каршы алдылар

4 октябрьдә Эстониядәге Ида-Вирумаа шәһәрендә яшәүче һәм Кохтла-Ярве, Йыхви, Силламяэ, башка якын тирәдәге волостьләрдән милләттәшләребез мәдәни үзәк бинасында бәйрәм намазы кылдылар. Ратип хәзрәт Камалов Корбан бәйрәменең мәгънәсен аңлатты. Икенче көнне татарлар бәйрәм табыны янына җыелдылар. Ратип хәзрәт вәгазь сөйләде. Ида-Вирумаа шәһәренең милли азчылыклар белән эшләүче идарә башлыгы Александр Дусман бәйрәм белән котлады, татарларның җәмгыятьтә тоткан уңай урынын билгеләп үтте.  

Дәвам »

Кокшетауда татар җыры концерты узды

Яшь башкаручылар Илдар Сисанбаев Петропавловскидан, Казаннан Азат Фазлыев һәм Рузилә Хайрединова гастроль турларының беренче чыгышын Казахстандагы Кокшетауда ясадылар. Татар җыры кичәсе күптән түгел ачылган Дуслык йортында узды. Илдар Кокшетау халкына күптән таныш, биредә аның концерт биргәне дә бар, Сабантуйларда да катнашып килә. Бу юлы Азат һәм Рузилә белән берлектә алар 26 татар җыры композициясен тәкъдим иттеләр. Азат Фазлыев нәфис сүз ...

Дәвам »