tatruen
Баш бит / 2014 / Октябрь (страница 7)

Архив за месяц: Октябрь 2014

Монреаль татарлары бәйрәмгә җыелды

Монреаль татарлары соңгы очрашуларында Корбан гаете турында мәгълүмат алды, милли ашлар белән сыйланды, җырлап-биеп күңел ачты, дип сөйләде Азатлыкка Монреаль татарлары җитәкчесе Зилә Миргалиева.

Дәвам »

Ырымбурда татар көйләре

Агымдагы елның 10 ноябрендә Казан дәүләт консерваториясенең  Халыкара конкурслар лауреаты “Tatarica” татар музыкасы оркестры Ырымбур шәһәренең Зур концерт залында чыгыш ясаячак. Татар музыкасы оркестры 1993 елда Казан дәүләт консерваториясе каршында оеша. Аның эшчәнлегенең төп максаты – Идел һәм Урал  буенда яшәүче  төрки, угро–фин һәм славян халыкларының  музыкаль фольклорын пропагандалау, милли инструменталь башкару традицияләрен өйрәнү. Оркестрның репертуарында казан, кырым, әстерхан татарларының ...

Дәвам »

Ригина Вәлиева Якут дәүләт концерт оркестрына кушылып җырлады

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториесе солисты Ригина Вәлиева Якутиядә узган «Төньяк балкышы» («Северное сияние») IV халыкара музыка фестивалендә катнашты.

Дәвам »

Без–булдырабыз

Ярославль шәһәрендәге татар хатын-кызлары берләшә башлады. “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы уздырган мастер-класста Ярославль шәһәреннән Асия ханым Рахматуллина да катнашкан иде. Казаннан кайткач ул “Нур” татар оешмасында киңәшмә уздырып кайбер фикерләре белән уртаклашкач, оешма җитәкчесе Ясәви Хазипов татар хатын-кызлары оешмасын уздыру теләген хуплап чыга. ”Нур”ның кайбер әгъзалары тарафыннан хатын-кызлар клубы оештырырга теләү күптән яшәп килә иде, башлап җибәрегез, катнашучыларны билгеләгез”, ...

Дәвам »