tatruen
Баш бит / 2014 / Октябрь (страница 9)

Архив за месяц: Октябрь 2014

Бергәләп эшләү кулай да, файдалы да

Мин элегрәк тә, Самарада беренче татар кафесы ачучы буларак, милләттәшләребез белән гел аралашып, милли-мәдәни оешмаларыбыз тарафыннан үткәрелгән чараларда катнашып, даими ярдәм итеп тора идем. Ә менә быел җәен Казанда Бөтендөнья хатын-кызлар форумына барып кайтканнан соң, өлкә күләмендә “Ак калфак” оешмасын оештырып, аның белән җитәкчелек итәргә алынгач, җәмәгать эшләрендәге активлыгым бермә-бер арта төште. Без башта күрше Ульян өлкәсендә инде 10 елдан ...

Дәвам »

Римзил Вәли: Хәтер көнен кемнәр хәтерли?

1552 елның 2 октябре – Казанның Мәскәү патшасы Иван IV гаскәрләре тарафыннан яулап алынган көн. Ел саен татар милләтчеләренең борчылып, дулкынланып көтеп ала торган көне бу. 1 Май, 8 Март, Сабан туе кебек халык бәйрәме дә түгел.

Дәвам »

Семейның татар сәнгать мәктәбе Аксакаллар һәм Укытучылар көнен бәйрәм итте

9 октябрьдә Казахстандагы Семейның татар сәнгать мәктәбенә пенсионерлар җыелды. Аларга багышлап Аксакаллар көне уздырылды. Педагогик коллектив исә алар белән бергә бераз соңлап булса да Укытучылар көнен бәйрәм итте. Пенсиягә чыккан хезмәткәрләр, олы яшьтәге кешеләрне берләштергән “Истәлек” фольклор-этнографик ансамбльгә катнашучылар, башка чакырылган кунаклар хормейстер Имастуи Горовая җитәкләгән мәктәп профсоюз комитеты күрсәткән кадер-хөрмәтне югары бәяләделәр. Чәй табыны янындагы матур итеп сөйләшеп утырганнан ...

Дәвам »

Игелекле эшләр

Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы оешып эшли башлауга әле бер ел да юк. Моңа да карамастан күрсәтерлек эшләре шактый. Люция Вафина җитәкчелегендәге бу оешма халкыбызның мәшһүр җырчысы Фәридә апа Кудашевага каберендә һәйкәл ачуда башлап йөрде дисәк дә ярый. Республика районнарында төрле кызыклы чаралар уздырып, хатын-кызларны гына түгел, милләтебезне берләштереп, мәдәниятыбызны, гореф–гадәтләребезне саклап калырга тырышалар. Әйтик көз айларында гына ...

Дәвам »