tatruen

Архив за день: 18.03.2015

Самарада “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла

Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана3 апрель көнне Самараның Киров исемендәге Мәдәният йорты сәхнәсендә балалар иҗат коллективлары арасында “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла. Әлеге чара һәр ел саен апрель аенда була һәм тулы заллар җыя. Фестиваль беренче тапкыр 1997 елда үткәрелгән. Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Шуңа бәйле рәвештә, концерт Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасыннан башланачак. Концерт программасы кысаларында “Яктылык” мәктәбе иҗат коллективлары совет халкының 1941-1945 елларда батырлыгына багышланган вокаль-хореографик композиция тәкъдим итәргә ниятли. Беренче елларда фестивальне “Тунан тел” Самара өлкәсе татар берләшмәсе оештыра торган булган. Соңгы елларда исә чараны үткәрүне Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтәрияте үз өстенә алган. Финанс ярдәмне өлкәнең Мәдәният министрлыгы һәм “Халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе күрсәтә

Дәвам »

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пресс-конференциясе

2015 елның 19 мартында 10.00 сәг. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) БТК БК рәисе Р.З.Закиров катнашында пресс–конференция уздырыла.

Дәвам »