tatruen

Архив за день: 07.09.2015

XI Халыкара мөселман киносы фестивале

Быелгы конкурс программасында 25 илдән җәмгысе 51 фильм катнашачак. Шорт-биткә тулы метражлы уенлы, тулы метражлы документаль, кыска метражлы документаль, анимацион 10ар картина һәм кыска метражлы уенлы 11 фильм эләккән. Тәкъдим ителә торган эшләрнең географиясе шактый киң – Россия, Әзербайҗан, Алжир, Әфганстан, Бангшладеш, Бәһрейн, Германия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Гыйрак, Италия, Канада, Кыргызстан, Мексика, Норвегия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Португалия, Польша, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Финляндия, Франция һәм Эстония.

Дәвам »

К.Тинчурин театры яңа сезонда 6 премьера тәкъдим итәчәк

Бүген К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 82 нче сезонын ача. Яңа сезонда тинчуринлылар тамашачыларга 6 яңа спектакль тәкъдим итәргә ниятли. Яңа сезон исә Шамил Фәхретдиновның “Эх, алмагачлары!” спектакле белән ачыла.

Дәвам »

“Хуҗа Насретдин” Екатеринбургта «Реальный театр» фестивалендә катнашты

5 сентябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры “Реальный театр” XIII Бөтенроссия фестивале кысаларында Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча куелган “Хуҗа Насретдин” спектаклен тәкъдим итте.

Дәвам »