31 мартта Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә Казан шәһәре укучылары арасында «Яз. Тукай. Ватан» дип исемләнгән мәктәп театр коллективлары фестивале уздыра.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2016 елның 16-18 март көннәрендә V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын узды. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 36 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 660 тан артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.