Мөнир Ибраһим улы Ерзин – атаклы тарихчы, татар тарихын өйрәнүче, Урта Азиядәге бердәнбер уйгырчы, тәҗрибәле журналист, синолог, Казакъстанның Алматы шәһәрендә нәшер ителүче “Фикер-Өмет” газетасын нигезләүчеләрнең берсе, Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан журналистлар конкурсының "Бәллүр каләм" бүләге лауреаты.