Конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе - Ринат Зиннур улы Закиров, Россия ислам университеты ректоры - Рафик Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары - Марс Рифкать улы Тукаев чыгыш ясадылар.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 19-21 май көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләренең VII форумын үткәрә.