tatruen

Архив за день: 14.06.2016

VII Бөтенроссия авыл Сабан туе -Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы бистәсендә

4 июнь көнне Иске Кулаткыда VII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. 6 км. периметрга җәелгән Сабантуй мәйданында үзенең мәчетләре, өйләре, ишегаллары, мөнбәрләре белән зур бер шәһәр барлыкка килгән иде. Сабантуй бәйрәмендә 30 меңнән артык кеше катнашты.

Дәвам »

Татарстаннар ярдәме су басудан зыян күргән Тугыз халкын куандырды

Казан мәчетләрендә җыелган гуманитар ярдәм, Минзәлә районы Югары Тәкәрмән авылындагы агрофирма биргән бәрәңге, "Ак Барс Холдинг"ка кергән ширкәтләр әзерләгән азык-төлек 12 июнь Төмән өлкәсендә су басудан зыян күргән Тугыз авылына килеп җитте.

Дәвам »

Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәхмәте

Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитетына Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәисе Л.Р. Колесникова исеменнән рәхмәт хаты килде. Муса Җәлилнең 110-еллык юбилеена багышланган региональ конкурста җиңгән балаларны Казан шәһәренә алып баруны оештыруда күрсәткән ярдәм өчен ихластан Чиләбе өлкә татар Конгрессы исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерәләр!

Дәвам »

«Форум-ТВ» — “Заманча татар музыкасы”

Тапшыру кунаклары: Дениз Бәдретдин (“Super tatar” төркеме), Әния Фәйзрахманова, Александра Мостафина (“Juna”), Илназ Гәрәев – (“Alqanat”), Әскәр Юнысов (“Oscar & C7C5” төркеме).

Дәвам »