tatruen

Архив за день: 29.08.2017

Рөстәм Миңнеханов ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" рәисе Васил Шәйхразиев чыгыш ясады

Дәвам »

Казан ХIII Халыкара мөселман киносы фестивале татар фильмнарына бай булачак

Казанда 5-11 сентябрь көннәрендә узачак  XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә яңа конкурс кертелде. "Милли кино секциясе" дип аталган конкурста республикада әзерләнгән яки Татарстан  турында булган  картиналар бәяләнәчәк. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте.

Дәвам »

Шәһәр көнендә Рөстәм Миңнеханов Казанда Һади Такташка һәйкәл ачачак

30 августта, Шәһәр һәм Республика көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар шигърияте классигы Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасында катнашачак. Монументның авторлары - скульпторлар А.В.Балашов, А.М.Миңнуллина һәм архитектор Г.А.Бакулин.

Дәвам »