tatruen

Архив за день: 18.01.2018

Имам-хатыйб Әхмәтҗан Мостафинга багышланган күргәзмә ачыла

20 гыйнвардан 28 февральгә кадәр Мәскәү Җәмигъ мәчетенең музей киңлегендә “Мәскәү мөселманнары остазы, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Әхмәтҗан Мостафинның тормышы һәм хезмәт итүе” дип исемләнгән күргәзмә узачак. Күргәзмә Әхмәтҗан Мостафинның тууына 115-ел тулуга (1902-1986) һәм “Әхмәтҗан Мостафин: СССРның ислам тарихыннан” фәнни монографиясе дөнья күрүгә багышланган. Монографиянең авторлары – тарихи фәннәр кандидаты, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Ислам Зарипов һәм педагогик фәннәр ...

Дәвам »

Петербургта татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр турында семинар

Санкт-Петербургта, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте базасында, “Татар гаиләсендә гореф-гадәтләр һәм традицияләр” темасына лекция узды. Лектор булып Татарстанның Лаеш шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Гәүһәрия Борхановна Вәлиуллина чыгыш ясады. Татар гаиләсе традицияләре бик озак үсеш алган. Башка халыкларда кебек үк, татарларда да төп вакыйгалар гаиләдә балалар туу һәм туйлар булган. Бала тууга багышланган бәйрәмгә ...

Дәвам »

“БЕЗ, ӨНСЕЗ КАЛЫП, ТАТАР ӘМЕРЕНӘ БУЙСЫНДЫК”. АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВНЕҢ ГУЛАГТАГЫ ИПТӘШЕ АРПАД ГАЛГОЦИНЫҢ ДУСТЫ РУХЫНА АТАП ЯЗЫЛГАН ХИКӘЯСЕ

Аяз Гыйләҗевнең ГУЛАГта күргәннәрен тасвирлаган “Йәгез, бер дога!” роман-хатирәсендә венгр егете Арпад Галгоци да сурәтләнә. Ике тоткынның танышлыгы нибары 3,5 ай гына дәвам итсә дә, алар дуслашып өлгергән була. Азат ителеп, туган ягына кайткач, Аяз абый дустын еш искә ала, әмма аларга яңадан күрешү язмый. Язучының вафатыннан соң, еллар узгач, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова Арпад Галгоцины Венгриядә эзләп таба... Язучының хатыны Нәкыя апа, балалары белән аралашу тәэсирендә Арпад Галгоци кадерле дусты Аяз рухына багышлап, бүләк әзерли - хикәя яза.

Дәвам »