tatruen

Архив за день: 19.01.2018

Ханты-Манси автоном округы Нижневартовск шәһәрендә Татарстан Республикасының делегатлары белән очрашу узды

Ханты-Манси автоном округы Нижневартовск шәһәрендә "Патриот" балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәгендә Муса Җәлилгә багышланган зал ачу буенча очрашуда катнашты.

Дәвам »

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге быелга эш планын билгеләде

Бүген, 19 гыйнвар көнне, Вахитов районының татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясендә Казан шәһәре буенча  Бөтендөнья  татар хатын-кызларының  «Ак калфак» иҗтимагый  оешмасының  күчмә утырышы үтте. Утырышта башкалабыз татар балалар бакчалары мөдирләре, татар мәктәп-гимназияләре җитәкчеләре катнашты. “Ак калфак”ның Казандагы бүлеге инде күптән оешкан булса да, аның эше моңа кадәр сүлпән бара. “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес ...

Дәвам »

Альберт Борһанов: “Татарстанда туган якны өйрәнү киңәя бара!”

Татарстан Республикасының туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, галим, Альберт Борһанов «Дөнья» студиясендә кунакта

Дәвам »

Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә әзерлек эшләре башланды

1995 елның 5 декабрендә ТР Министрлар кабинетының 893 нче карары белән Комыргуҗа мәктәбенә Ш.Мәрҗани исеме бирелә. 1996 елның 5 сентябрендә Ш.Мәрҗани музее өчен махсус 2 бүлмәсе булган яңа мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла. Яңа мәктәпкә күчкәч, булачак музейның советы, планы төзелә, Мәрҗанинең туганнары һәм галимнәр белән яңадан яңа элемтәләр эзләп табыла. Тупланган экспонатларның да саны ишәя. Җыйналган бай экспонат-материаллардан музей барлыкка китерүне ТР Берләшкән дәүләт музееның (хәзер ТР Милли музее) бер төркем хезмәткәрләре башкара һәм 2000 елның 2 октябрендә Ш.Мәрҗани музее ачыла.

Дәвам »

“Ак калфак” вәкилләре Санкт-Петербургта милләттәшләребез белән очрашкан

Лаеш районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребез белән очрашу оештырган. Түгәрәк өстәл янында Петербург хәзрәте белән берлектә, онытылып барган гореф-гадәтләрне яңарткан һәм хәзерге көндэ күп кенә әти-әни, әбиләрне борчыган мәсьәлә – балага исем кушу темасын кутәреп чыккан . “Ак калфак” оешмасы житәкчесе Кадрия Идрисова “Тәрбия баскычлары” дискын күрсәтеп, күп кенә мәгьлүматлар житкереп, кунелле генә кичә ...

Дәвам »

“Яратам сине, туган ягым!” бәйгесенең беренче этабы тәмам

Пензада “Яратам сине, туган ягым!” бәйгесенең беренче сайлап алу туры тәмамланды. Төбәкнең төрле почмакларыннан 100дән артык эш җибәрелгән. Жюрины эшләрнең эчтәлек буенча  төрлелеге гаҗәпләндергән һәм сөендергән. Безнең балалар туган телебез, халкыбыз тарихы һәм мәдәнияте белән генә кызыксынып калмыйча, үз фикерләрен һәм белемнәрен матур итеп чагылдыра һәм бизи белә. Туган татар телендә язылган эшләрнең булуы да шатландыра, дип билгели оештыручылар. Якындагы вакытта ...

Дәвам »

Казан шәһәре буенча “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы

Чарага башкалабызның һәрбер мәктәбеннән, балалар бакчасыннан, оешмалардан 1 вәкил чакырулы

Дәвам »