tatruen

Архив за день: 22.01.2018

“Безгә профессиональ тарихчылар белән узешчән төбәкчеләрнең хезмәттәшлегенә таянырга кирәк!” – Альберт Борhанов белән әнгәмәнең икенче өлеше

Татарстан Республикасының туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмасы Советы рәисе,  тарихчы-археолог Альберт Борһанов «Дөнья» студиясендә кунакта

Дәвам »

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Ижауга барачак

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Удмуртия Республикасының Ижау шәһәренә барачак. Сәфәр программасы кысаларында ул “Спартак” халык иҗаты йорты, Г.Тукай исемендәге 6нчы номерлы гимназия, Удмуртия республикасының социаль-педагогика көллиятендә булачак.

Дәвам »

Пенза шәһәрендә Гафур Коләхмәтов исемендәге халык театры дебюты булачак

Инде хәбәр ителгәнчә, татар автономиясе каршында Гафур Коләхмәтов исемендәге татар халык театры булдырылды. Киров исемендәге мәдәният һәм ял үзәге базасында атнасына ике тапкыр драматургия классигы Галиәскар Камалның “Банкрот” спектакле репетицияләре үтә. Төп рольләрдә татар автономиясе башкарма комитеты әгъзалары чыгыш ясый. Хәзерге вакытта “Гражданский союз” Пенза төбәк иҗтимагый хәйрия фонды һәм “Капитал местного сообщества” Пенза төбәк максатчан капитал белән идарә итү ...

Дәвам »

Якташлары Фәтхи Бурнашка һәйкәл куйды

20 гыйнвар көнне Чувашстанның Батыр районы Кыр Бикшиге авылында татар классигы, язучы, драматург Фәтхи Бурнашның 120 еллыгына багышланган тантана оештырылды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Чуваш республикасының татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр иткән. “Кыр Бикшиге авылы халкы Фәтхи Бурнаш исемен мәңгеләштерүдә зур көч куя, – дигән Фәрит Гыйбатдинов. – Бүген авыл эшмәкәрләре ярдәмендә татар милләтенең танылган язучысы, драматургы Фәтхи ...

Дәвам »

VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пресс-релизы

Бөтендөнья татар конгрессы 2018 елның 1-3 март көннәрендә VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 37 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 750 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак.

Дәвам »