tatruen

Архив за день: 11.12.2018

ВИДЕО: Анталья һәм Бишкекта яшәүче татарлар онлайн очрашты

Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче татарлар «Туган тел» дип аталган проект башлап җибәрде. Проектның максаты дөньяга сибелгән татарларны татарча онлайн аралаштырып, очраштырып тору. Әлеге очрашулар һәр шимбәдә 11 сәгатьтә үтә. Узган шимбәдә проектта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы ансамбле катнашты. Ансамбль чыгышын Төркиянең Анталья һәм Кыргызстанның Бишкәк каласында яшәүче татарлар күрә алды.

Дәвам »

“Идел” исән булса, татар милләте яшәр, Алла бирсә…

2018 елда “Идел” журналының дөнья күрүенә 30 ел тулуын искә алып, бу ике телле басманың укучылар мохитен киңәйтү бурычы куела. Төрле һәм мөстәкыйль фикерле шәхесләр иҗаты канатларында күтәрелгән “Идел” журналы киләчәктә дә яшь укучыларны җәлеп итәргә җыена.

Дәвам »

Конституция – Русиянең төп законы

Русия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителде, ә 25 декабрьдә, “Российская газета”да ул рәсми басылып чыккач, көченә керде. Быел бу датага – 25 ел.

Дәвам »

Зәйдә I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең икенче этабы үтте

Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә, "Шатлык" балалар бакчасында, Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты йортында I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең икенче этабы узды

Дәвам »

ВИДЕО: Ирек Бакиров: “Туган телне укыту мәҗбүри булырга тиеш”

Башкортстан Республикасының «Чакматаш» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Бакиров үз чыгышында телебезне, милләтебезне саклау мәсьәләләренә тукталды. Татарстан белән Башкортстан арасында татулык-дуслык мөнәсәбәтләре саклануының әһәмиятен ассызыклады.

Дәвам »