tatruen
Баш бит / 2018 (страница 320)

Архив за год: 2018

110 ел элек иҗтимагый һәм әдәби «Шура» журналы чыга башлый

"Шура" — Оренбургта 1908 елның 10 гыйнварыннан 1918 елның гыйнварына кадәр чыккан әдәби, гыйльми, тарихи татар журналы. «Вакыт» газетасы типографиясендә басылган, тышлыгы белән 36 бит тәшкил иткән. Ун елга якын вакыт эчендә әлеге матбугат басмасының барлыгы 240 саны чыккан. Наширләре — Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир Рәмиевләр. Баш мөхәррире — Ризаэддин Фәхреддин. Яңартылган “Шура”ның тәүге саны 2013 елда дөнья күрә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хузур” нәшрияты  нәшер иткән дини альманахның баш мөхәррире – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дәвам »

Илсур Һадиуллин Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде

Илсур Һадиуллин 2002 – 2004 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшли

Дәвам »

Әлфия Миңнуллинага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати-аналитика идарәсе хезмәткәре Әлфия Туфан кызы Миңнуллина-Юнысовага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды. Медальне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тапшырды.

Дәвам »