tatruen
Баш бит / 2019 / Февраль (страница 3)

Архив за месяц: Февраль 2019

Ульяновск губернаторы: Милли телләрне өйрәнү торышы буенча даими рәвештә мониторинг алып барырга кирәк

Ульяновск өлкәсе хөкүмәтенең еллар дәвамында рус булмаган халыкларның телен, мәдәниятен һәм динен саклау буенча эзлекле эш алып баруы күпләрне сокландыра.

Дәвам »

“Үлгәнче, азан тавышын ишетеп калырга телибез”. Татарстанның иң борынгы таш мәчетен төзекләндерү өчен акча кирәк

Әтнә районы Бәрәскә авылында Татарстанның иң борынгы таш мәчете сакланып калган. Тарихи ядкарьнең тамырлары бик тирәнгә барып тоташа. Казан ханлыгы чорыннан соң татар җирендә төзелгән мәчеткә сәүдәгәр Ибраһим Йосыф нигез сала. Шунысы игътибарга лаек: Казандагы “Мәрҗәни” исемен йөртүче мәчет 1770 елда төзелеп бетә, ә Түбән Бәрәскә авылы Беренче җәмигъ мәчете халыкка 1769 елда ук хезмәт итә башлаган. Тарихи яктан бу мәчет зур әһәмияткә ия булса да, кызганыч, ул озак вакыт ташландык хәлдә көн күргән. Аны торгызу эшләре күптән түгел генә башланып китә.

Дәвам »

ВИДЕО: “Очрашу урыны – Казан” тапшыруында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин

Җырчы Киров өлкәсендә узган "татар кызы-нәни энҗеләр" конкурсында чыгыш ясады һәм үзенең кичерешләре белән уртаклаша.

Дәвам »

ВИДЕО: Минтимер Шәймиев “Өеңә иминлек: туган телдә сәламләү” исемле роликның герое булды

Туган тел һәрвакыт милләтнең үзаңын чагылдыручы булды. Гасырлар дәвамында телләр барлыкка килде, аралашу коралы булды, кайберләре үзеннән эз дә калдырмый юкка чыкты. Ләкин алар беркайчан да хәзерге кебек, зур тизлектә "үлмәде". Шуңа күрә 19 нчы тапкыр билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көненең актуальлеге арта бара. Соңгы еллардагы вакыйгалар Татарстан өчен тел язмышы милләтне саклап калуда мәсьәлә булып тор.

Дәвам »