tatruen

Архив за день: 26.07.2019

Казаннан хаҗиларның беренче төркемен изге сәфәргә озаттылар

Зөлкагдә аеның 22-нче көнендә, Казаннан беренче төркем хаҗ сәфәренә юл тотты. Булачак хаҗиларны озату һәм аларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирү өчен “Казан” халыкара аэропортына Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин килде. Бүген сәфәргә кузгалган булачак 49 хаҗи Мәккәгә «Супер-эконом» программасы буенча барачак. Әлеге программа үз эченә катнаш маршрутны ала. Башта татарстанлылар “S7 Airlines” авиакомпаниясе рейсында Казаннан Мәскәүгә юл тота. Ил башкаласына ...

Дәвам »

Тубылда беренче тапкыр “Бавырсак бәйрәме” үткәрелде

Бәйрәмне мастер–класс формасында “Ак калфак” шәһәр хатын-кызлары иҗтимагый, коммерциясез оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнусова оешма әгъзалары, үзәк хезмәткәрләре белән бергә үткәрде.

Дәвам »

Татар режиссеры Дагыстан театрында Әлмәндәргә тагын 100 ел гомер бүләк иткән

Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасын Дагыстанның Табасаран дәүләт драма театрында кую өчен әсәргә кайбер үзгәрешләр кертергә туры килгән.

Дәвам »

ВИДЕО: Мәликә Мотыйгуллина: “ШАЯН ТВ – ул тылсым дөньясы”

“Дөнья” студиясендә кунакта “Шаян ТВ” ның алып баручысы Мәликә Мотыйгуллина балалар каналындагы яңалыклар, тапшырулар хакында сөйли.

Дәвам »