tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / ЛАТЫЙПОВ ФӘРҺАД ФЛОРИТ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Аппарат җитәкчесе
ЛАТЫЙПОВ ФӘРҺАД ФЛОРИТ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Аппарат җитәкчесе

ЛАТЫЙПОВ ФӘРҺАД ФЛОРИТ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Аппарат җитәкчесе

1971 нче елның 03 нче июлендә Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә туган.

 Белеме

Чаллыдагы Кама политехник институтын “Электр транспорты, инженер-электромеханик” (1994 нче ел) белгечлеге буенча, шулай ук “Евро-менеджмент” программасы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Академияне (2000 нче ел), Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы корпортатив идарә итү Югары мәктәбен (2001 нче ел) тәмамлый. Сингапур Республикасының Дәүләт хезмәте көллиятендә (2012 нче ел) стажировка уза. Лондонда “Бөекбританиянең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең идарә итү системасы” программасы буенча ( 2014 нче ел) стажировка уза.

Хезмәт эшчәнлеге

  • 1994-1996 нчы елларда – “САТУРН” оешмасында инженер-конструктор.
  • 1996 – 1997 нче елларда “ДИЕВ” берләшмәсендә инженер-конструктор.
  • 1997-1998 нче елларда – “ДИЕВ” берләшмәсе директорының маркетинг буенча урынбасары.
  • 1998-2004 нче еллар – “САТУРН” оешмасы директорының маркетинг буенча урынбасары
  • 2004 -2010 нче елларда – “САТУРН” оешмасында коммерция директоры.
  • 2010-2014 нче елларда – Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе.
  • 2015 – 2016 нче елларда – ““ИННОПОЛИС” махсус икътисадый зонасы”  җәмгыятендә генераль директорның эксплуатацияләр мәсьәләләре буенча урынбасары.
  • 2016-2017 нче еллар да – “ПРОСТО МОЛОКО” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Чаллыдагы  шәһәр сөт комбинаты филиалы директоры.
  • 2017-2018 нче елларда – “АГРОСИЛА-МОЛОКО” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры.
  • 2020 нче елның сентябреннән – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппарат җитәкчесе.

Бүләкләре

  • Россия оборона министрлыгының мактау грамотасы.
  • Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең “2010 нчы елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алу чарасын уздырудагы хезмәтләре өчен” медале.
  • Россия оборона министрлыгының “Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен” медале.
  • Татарстан Президентының Рәхмәте,
  • “Чаллы шәһәре каршындагы казанышлары өчен” күкрәк тамгасы.

Гаилә хәле

Өйләнгән, ике баласы бар.

Элемтә

Телефон: +7 (843) 236-5916;