tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / ЗАКИРОВ РИНАТ ЗИННУР УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2002-2017 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы
ЗАКИРОВ РИНАТ ЗИННУР УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2002-2017 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы

ЗАКИРОВ РИНАТ ЗИННУР УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2002-2017 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы

1948 елның 1 августында ТАССРның Чистай районы Нарат-Елга авылында туган.

Белеме

  • 1972 елда инженер-химик белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын  тәмамлый.
  • Тарих фәннәре докторы, педагогия фәннәре кандидаты.

Хезмәт эшчәнлеге

  • 1972 елда  — Казан химия-технология институты инженеры.
  • 1972-1980 елларда — Татарстанның комсомол өлкә комитетында пропаганда бүлеге инструкторы, бүлек мөдире урынбасары, пропаганда бүлеге мөдире.
  • 1980-1988 елларда — Татарстанның партия өлкә комитетында мәдәният бүлеге инструкторы, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдиренең урынбасары.
  • 1988-1991 — В.И.Ленин Үзәк музееның Казан филиалы башлыгы.
  • 1991-2017 еллар — «Казан» милли мәдәният үзәгенең директоры.
  • 1996-2018 елларда — Казан шәһәренең мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары.
  • 2002-2017 еллар — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе.
  • 2017-2020 еллар — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.
  • 2020-2022 елдар — Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе.
  • 2004-2009 — өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
  • 2009-2019 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Бүләкләре

  • Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале, «Россия халыклары мирасына керткән хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

Элемтә