tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1-3 мартта VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза
1-3 мартта VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза

1-3 мартта VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза

Бөтендөнья татар конгрессы 2018 елның 1-3 март көннәрендә VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 41 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 750 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыела.

Бүген инде делегатлар килә, теркәлү уза башлады

VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены

ПРОГРАММАСЫ

1-3 март, 2018 ел

 

1  март (пәнҗешәмбе)
08.00-12.00 Катнашучыларның килүе, теркәү
(«Казан» милли мәдәният үзәге, Пушкин ур.,86)
  Кунакханәләргә урнаштыру
11.00-12.00 Казанның 1000 еллыгы музее белән танышу («Казан» милли мәдәният үзәге, Пушкин ур.,86)
13.00-13.30 Дискуссион мәйданчыкларны уздыру урыннарына бару
13.30-16.00 Дискуссион мәйданчыклар эше
· Шәхси ярдәмче хуҗалыклар

(ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Федосеев ур., 36)

· Гаилә фермалары

(ТР Мәдәният министрлыгы, Пушкин ур.,66/33)

· Крестьян фермер хуҗалыклары

(IT-парк, Петербург  ур. 52)

· Умартачылык

(ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Федосеев ур., 36)

· Продукцияне эшкәртү һәм сату

(ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Федосеев ур., 36)

16.00-16.30 ТР Фәннәр академиясенә бару (Бауман ур., 20)
16.30-17.30 «Татар авылларының социаль-икътисадый нигезен булдыруда эшмәкәрләрнең роле» сессиясе  (ТР Фәннәр академиясе, Бауман ур., 20, конференц-зал)
19.00-19.30 «Ак барс» Яшьләр үзәгенә бару (Декабристлар ур., 1)
19.30 -21.30 «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» татар җырларын башкаручылар

III Бөтенроссия бәйгесенең гала-концерты                                                                            («Ак Барс» Яшьләр үзәге, Декабристлар ур., 1)

21.30 Тору урыннарына кайту
2 март (җомга)
07.30-10.00 Татарстан Республикасының  Әлки муниципаль районына бару (“Татарстан” кунакханәсе, Пушкин урамы, 4)
10.00-15.00 Авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карау һәм татар
авылларының комплекслы үсеше белән танышу
15.00-17.30 Казанга кайту
18.30-19.30

19.30

«Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Советының утырышы

Тору урыннарына кайту

3 март (шимбә)­
08.00-08.30 «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексына бару (Ершов ур.,1а)
08.30-09.30 РФ төбәкләрендә  җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе
товарлары күргәзмә-ярминкәсе («Корстон» сәүдә-күңел  ачу комплексы)
10.00-12.30 Пленар утырыш  («Корстон» сәүдә-күңел  ачу комплексы, Ершов ур.,1а)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*