tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча диктант: Татарстан өчен – Гаяз Исхакый, төбәкләр һәм чит илләр өчен – Абдулла Алиш
Татарча диктант: Татарстан өчен – Гаяз Исхакый, төбәкләр һәм чит илләр өчен – Абдулла Алиш

Татарча диктант: Татарстан өчен – Гаяз Исхакый, төбәкләр һәм чит илләр өчен – Абдулла Алиш

«Татарча диктант»ны быел 250дән артык ноктада язачаклар, шуларның 119ы  – Татарстанда. Мәркәзебез Казанда татар телен белү дәрәҗәсен 18 урында тикшереп карап булачак, шуларның 12се югары уку йортларында урнашачак. Димәк, теләгән һәркем үзенә якын урынны сайлап, теркәлү узып, үз-үзен сыный алачак.

Казанда “Татарча диктант”ның төп ноктасы – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты булачак. 27 октябрь көнне төгәл 13:00 сәгатьтә, биредә, Татарстанның һәр ноктасында кебек үк, язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачаклар.

Ә менә “Татарча диктант”ка кушылачак, 41 төбәк (93 нокта) һәм 19 чит ил (31 нокта) өчен исә, татар язучысы  А.Алиш әсәреннән өзек әзерләнгән.

  • Быел Чиләбе, Омск, Төмән кебек өлкәләр “Татарча диктант”ны үз башкаласында гына түгел, татарлар күпләп яшәгән якын-тирә районнарда, татар авылларында да оештырырга карар кылды. Чит илләргә килгәндә, алдагы елларда, нигездә, бу акциягә К.Насыйри институты булган якын чит илләр кушыла иде. Быел без, узган елдагы тәҗрибәбезне яңадан гамәлгә ашырып, Абдулла Алиш әсәренең латин вариантын да әзерлибез. Латинча язгач, “Татарча диктант”ның географиясе дә киңәя. Әйтик, акция быел Төркия, Италия, Франция кебек илләрне дә колачлый. Традиция буенча, Германия быел да безнең белән, Канадада да татарлар азсанлы булсалар да, диктантны өч ноктада язачаклар, – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Быел Татарстан өчен нәкъ Гаяз Исхакый, төбәкләр һәм чит илләр өчен Абдулла Алиш әсәрләре сайлануы юкка түгел – быел Гаяз Исхакый тууының 140 еллыгы, Абдулла Алиш тууының 110 еллыгы билгеләп узыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*