tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе
«Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе

«Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты III бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесен игълан итә.

Бәйгенең мәгълүмати ярдәмчеләре: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы һәм “Яңа гасыр” ААҖ.

Бәйге 2018 нчы елның 20 нче февраленнән 1 нче июненә кадәр үткәрелә. Әлеге бәйгедә 3 яшьтән 14 яшьткә кадәр теләге булган һәр бала катнаша ала.  Бәйгедә катнашучы гариза-анкетаның тутырылган формасын, шулай ук шәхси мәгълүматны эшкәртергә ризалык һәм иҗади эшен 2018 нче елның 18 нче мартына кадәр оештыру комитетына җибәрергә тиеш.

2018 нче елның 19 мартыннан 22 нче апреленә кадәр Оештыру комитеты конкурсантларның эшләрен www.tatar-congress.org адресы буенча Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәсми сайтындагы махсус сәхифәгә урнаштырып барачак.

23 нче апрельдән 2 нче майга кадәр интернет аша тавыш бирү оештырылачак.

Нәтиҗәләр ясау вакыты: 2018 нче елның 3 – 8 нче май көннәре.

Бәйгедә җиңүчеләргә финалда катнашу өчен чакырулар җибәреләчәк.

Бәйгенең финалы Казан шәһәрендә 1нче июнь көнне була.

Тавыш бирү Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәсми сайтындагы махсус сәхифәсендә башкарыла (www.tatar-congress.org).

Һәр ошаган эшкә тавыш бирергә мөмкин, ләкин моны тавыш бирү дәверендә бары тик бер генә мәртәбә башкарып булачак.

Барлык эшләр дә Нигезләмәдә күрсәтелгән электрон адреска җибәрелергә тиеш. Нигезләмә шартларына туры килмәгән һәм башка адресларга җибәрелгән эшләр тикшерелми һәм бәйгедә катнашмый.

Балалар иҗаты бәйгесе  номинацияләргә һәм яшь группаларына бүленгән.

Җиңүчеләр һәр номинациядә, һәр яшь категориясендә аерым ачыклана. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр номинация һәм һәр яшь категориясе буенча 3 җиңүче  билгеләнә.

Конкурста катнашып җиңү яулый алмаган балаларга катнашу турында сертификатлар бирелмәячәк.

Барлык эшләрне түбәндәге адреска юлларга кирәк:

e-mail: konkurs-vkt@mail.ru

тулы мәгълүмат:  https://tatar-congress.org/turynda/festivaller/iii-botenrossiya-behetle-balachak-balalar-izhaty-internet-beygese/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*