tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлеге уңаеннан “Кәрван мирас” этник тамашасы узачак
Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлеге уңаеннан “Кәрван мирас” этник тамашасы узачак

Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлеге уңаеннан “Кәрван мирас” этник тамашасы узачак

Кадерле милләттәшләр!

2019 елның 2 ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Татарстан һәм Чуашстан Республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлеге уңаеннан  иҗат кичәсе, мишәр татарларының җырлы-биюле “Кәрван мирас” этник тамашасы узачак.

Чара 2 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (Павлюхин урамы, 73нче йорт) 11:00 сәгатьтә башлана. Керү чакыру билетлары буенча. Билетларны Бөтендөнья татар конгрессының Оештыру бүлегеннән алырга мөмкин (К.Маркс урамы, 38/5, 209нчы бүлмә).

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*