tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игътибар! “Халкым минем” газетасы киләсе яртыеллыктан яңа исем белән чыга башлый
Игътибар! “Халкым минем” газетасы киләсе яртыеллыктан яңа исем белән чыга башлый

Игътибар! “Халкым минем” газетасы киләсе яртыеллыктан яңа исем белән чыга башлый

Хөрмәтле милләттәшләребез!
“Халкым минем” газетасы киләсе яртыеллыктан яңа исем белән чыга башлый. Ул – “Татарлар” дип аталачак. Бөтендөнья татар конгрессы басманы 2010 нчы елдан нәшер итә. Быелның гыйнвар аеннан ул айга ике тапкыр чыга башлады. “Халкым минем” газетасында көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, татар дөньясындагы мөһим вакыйгалар яктыртылып килә. Язмалар аша татар авылларының торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, танылган милләттәшләребезнең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Басманың эчтәлеге алга таба тагын да баетылачак.

Игътибар!

Газетаның исеме “Татарлар” дип үзгәртелсә дә, аның индексы шул ук кала. Татарстан буенча – П2359, Россия буенча – П 7075. “Татарлар” газетасы аша хәбәрләшеп торыйк. Газетага язылу башланды. Бергә булыйк хөрмәтле милләттәшләр. Россия төбәкләрендә почта бүлекләрендә газетага языла алмыйсыз икән, безгә 89172645444 телефоны аша элемтәгә чыгыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*