tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены пресс-релизы
II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге  татар тарихын өйрәнүчеләр җыены пресс-релизы

II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены пресс-релизы

3-5 апрель, 2018 ел

2018 елның 3-5 апрель көннәрендә Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак.

Чараның төп оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы.

Җыенда Россия Федерациясенең 35 регионыннан, Татарстан Республикасының 43 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 374 вәкил катнашачак.

Программа кысаларында җыен катнашучылары РФ төбәкләрендәге татар авыллары тарихына һәм ТР архив эшләренә багышланган китаплар  күргәзмәсе белән таныша алачаклар. Шулай ук алар «Мәдәни мирасны,  татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» дигән темага түгәрәк өстәлдә, «Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү» дигән темага сессиядә катнашачаклар.

4 апрель көнне җыенның пленар утырышы узачак. Бу көнне төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен “Төбәк тарихын өйрәнү буенча хезмәтләргә фәнни-методик тәкъдимнәр” һәм “Төбәк тарихын өйрәнү буенча хезмәтләр язганда Бердәм архив мәгълүматы системасының фәнни-белешмә потенциалыннан файдалану” дип исемләнгән методик семинарлар да оештырыла.

Килгән кунаклар өчен мәдәни программа да каралган, алар Башкортстан Республикасы «Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре катнашында  гала-концерт һәм Пермь крае Барда районы һәвәскәрләренең  «Безнең милли мәдәни мирасыбыз» дип исемләнгән  концертын карый алачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*