tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 19-21 июль көннәрендә IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уздырыла
19-21 июль көннәрендә IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уздырыла

19-21 июль көннәрендә IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уздырыла

“Милли тормыш һәм дин”
IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пресс-релизы
(19-21 июль, 2018 ел)

Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый оешмасы 2018 елның 19-21 июль көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Быел форум мәшһүр мәгърифәтче һәм танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууының 200-еллыгы кысаларында оештырыла.

Быелгы IX форумга Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 70 регионыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы. Форумның программасы кысаларында алар 19 июль көнне аерым секцияләргә бүленеп эшлиячәкләр:

  1. Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру;
  2. Балаларга дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм проблемалар;
  3. “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре;
  4. Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле.

20 июль көнне “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак. Биредә 4 секция эшчәнлегенә дә йомгак ясалып, дин әһелләрен борчыган мәcьәләләрне исәпкә алып, гомуми резолюция кабул ителәчәк.

21 июль көнне Форум делегатлары ТР Спас районы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены”нда катнашачаклар.

Белешмә: Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрь аенда уздырылды. Ул вакытта Казанга Россиянең 40 субъектыннан 700 дин әһеле җыелган иде. Мәртәбәле имамнар, мөфтиләр, мөхтәсибләрне һәм башка дин эшлеклеләрен бергә туплап оештырылган әлеге масштаблы чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе тырышлыгы белән уздырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*