tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краенда Җәмигъ мәчете алдында “Бәхет түбәтәе” ачылды
Пермь краенда Җәмигъ мәчете алдында “Бәхет түбәтәе” ачылды

Пермь краенда Җәмигъ мәчете алдында “Бәхет түбәтәе” ачылды

Проектлар конкурсында җиңеп, быел Барда авылы Пермь краеның мәдәният үзәге булып танылган иде, шуның кысаларында күп төрле эшләр башкарылды. Проектны тормышка ашыручылар – муниципаль район администрациясе, мәдәният идарәсе, Барда авыл җирлеге, мәдәният һәм ял үзәге, яшьләр инициативалар үзәге. Район өчен әһәмиятле проектны башкарып чыгучылар район башлыгы Сергей Ибраевның рәхмәтенә лаек булдылар.

Әлеге программаны ябу көне авыл тормышын яңа кызыклы чаралар белән баетты. “Чәк-чәк” бәйрәме үткәрелде, бардалыларның брендлары буенча арт-объектлар ачылды. Җәмигъ мәчете алдындагы “Бәхет түбәтәе”, мәдәният һәм ял үзәге алдындагы “Барда бәрәңгесе” арт-объектлары авыл һәм район халкында, килгән кунакларда зур кызыксыну тудырды. Аларның авторлары – Наил Габдушев һәм Ринат Уразаев, икесе дә районны ямьләндерү буенча актив эшләүче затлар.

“Бәхет түбәтәе” – гәйнәләрнең баш киеме рәвешендә ясалган. Көндезләрен төсле бизәкләре белән, ә төнге вакытта матур яктыртылуы белән сокландыра, аның яныннан кеше өзелми, дип хәбәр итә милләттәшләребез. 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*