tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы-2019» республикакүләм бәйгесе: финал якынлаша!
«Татар кызы-2019» республикакүләм бәйгесе: финал якынлаша!

«Татар кызы-2019» республикакүләм бәйгесе: финал якынлаша!

12 сентябрьдә 18:00 да Казанда Габдулла Тукай ис. Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Татар кызы» республикакүләм бәйгесенең финалы узачак. Биредә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 12 кыз катнашачак.

Бәйгенең максаты – яшьләрдә мәдәни мирасыбызга кызыксыну уяту һәм катнашучыларда яңа белем, күнекмәләр булдыру ярдәмендә татар телен үстерү һәм популярлаштыру, гореф-гадәтләрне саклау.

Республикакүләм бәйге «Татар кызы» халыкара бәйгесе кысаларында өченче ел уздырыла. 2017 елны – Гөлназ Гатина, 2018 елны Гүзәл Габдрахманова җиңүче итеп танылдылар. Республикакүләм бәйгесенең җиңүчесе 27 сентябрьдә Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә узачак «Татар кызы-2019» халыкара бәйгесенең финалында Татарстан данын яклаячак.

«Татар кызы» халыкара бәйгесенең тарихы: 2015 елны «Татар кызы» бәйгесе беренче тапкыр Рәсәй күләмендә уздырылды. 2016 елны бәйге халыкара дәрәҗәне алды, финал Чиләбе шәһәренең төп мәйданчыгы – «Трактор» Спорт аренасында узды. 2017 елны Башкортостан Республикасының Уфа шәһәрендә «Татар кызы-2017» исеменә Татарстан Республикасы кызы – Гөлназ Гатина, ә 2018 елны Удмуртия Республикасының Ижау кызы – Диләрә Гыйлметдинова лаек булды.

Бәйге өч этаптан тора – беренчесе Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә уза. 13-15 сентябрьдә проектның ярымфиналы узачак. Татарстан башкаласында берничә сынау булачак: интеллектуаль, аш-су, татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен тикшерү бәйгеләре, кызлар калфак тегәчәк һәм, Болгар шәһәренә барып, милләтебезнең борынгы тарихы белән танышачак. Казан этабыннан соң жюри финалга чыккан 12 кызны билгеләячәк.

 

«Татар кызы-2019» республикакүләм бәйгесендә финалга чыккан кызлар: 

  1. Галимова Әдилә Илдар кызы (Яңа Чишмә районы);
  2. Кадыйрова Резедә Фаил кызы (Лаеш районы);
  3. Хөсәенова Рания Рәис кызы (Кукмара районы);
  4. Галиәкбәрова Резедә Рәис кызы (Яшел Үзән шәһәре);
  5. Шакирҗанова Гөлназ Рамил кызы (Арча шәһәре);
  6. Әюпова Азилә Илшат кызы (Яр Чаллы шәһәре);
  7. Билалова Энҗе Илһам кызы (Саба районы);
  8. Шәфигуллина Айсылу Камил кызы (Саба районы);
  9. Хәсәнова Эльвира Илшат кызы (Мамадыш районы);
  10. Габдрахманова Регина Рузил кызы (Актаныш районы);
  11. Сайфуллина Руфия Рәлиф кызы (Алабуга шәһәре);
  12. Әхмәтова Алия Марсель кызы (Казан шәһәре)

 

Финалга кадәр ике атна дәвамында 12 кыз бәйгеләргә әзерләнде, иң яхшы хореограф, вокал, сәхнә сөйләме осталары белән эшләде, экскурсия һәм мәдәни чараларга йөрде.

«Татар кызы-2019» республикакүләм бәйгесе финалында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән һәм ярымфиналга узган кызлар да катнашачак. Төп бүләк – дизайнер Луиза Скипина бизәгән җиңүчедән җиңүчегә күчә торган калфак һәм 50 000 сумлык сертификат.

Гадәттәгечә, республикакүләм бәйгесе финалын яктылык, музыка, татар кызлары һәм мактаулы кунаклар чыгышы бизиячәк. Биредә Салават Миңнеханов белән Гүзәлем, татар эстрадасы җырчылары, Башкортостан Республикасының яшь башкаручысы – Ренат RNT һәм «Казан» бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Бәйгенең оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы.

 

ММЧ ИГЪТИБАРЫНА! «Татар кызы-2019» республикакүләм бәйге финалына журналистларны аккредитацияләү 11 сентябрьгә (18:00) кадәр дәвам итә (теркәлү сылтама аша)  билетларны менеджердан телефон аша алып була: +7 (906) 333-50-78                    

Урыны: Габдулла Тукай ис. Татар дәүләт филармониясе (Павлюхин ур., 73)

Посмотреть на карте Казани

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*