tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә «Себер йолдызы» һәм «Татар егете-2018″ бәйгесенең финалы үтәчәк
Төмәндә «Себер йолдызы» һәм «Татар егете-2018″ бәйгесенең финалы үтәчәк

Төмәндә «Себер йолдызы» һәм «Татар егете-2018″ бәйгесенең финалы үтәчәк

2018 елның 15 декабрендә Төмән өлкәсендә 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр татар яшьләре өчен «Себер йолдызы — 2018» һәм «Татар егете — Джигит – 2018 ” XI ачык төбәк конкурсының финалы үтәчәк.

“Себер йолдызы – һәм «Татар егете» ачык төбәк конкурсы 2008 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда Төмән өлкәсеннән, ХМАО, ЯНАО, Курган, Омск, Свердловск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм Башкортостан Республикасыннан 700 гә якын яшь кеше катнашты.

Конкурс талантлы татар яшьләрен барлый һәм киләчәктә яшьләргә үз проектларын күрсәтергә ярдәм итә. «Себер йолдызы» һәм «Татар егете – Джигит» конкурсы финалистлары Төмән өлкәсен Бөтенроссия милли бәйрәмнәрендә мода, сәнгать фестивальләрендә катнаша.

Быелгы «Себер йолдызы» җиңүчесе Төмән өлкәсен «Татар кызы»халыкара конкурсында тәкъдим итәчәк.

Бәйгене Төмән өлкәсе татарлары конгрессы, Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәге оештыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*