tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томск шәһәрендә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узачак
Томск шәһәрендә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узачак

Томск шәһәрендә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узачак

2019 елның 12-13 сентябрендә Томск шәһәрендә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узачак. Форум эшендә 200 делегат катнашуы көтелә, алар арасында Россия регионнарыннан галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, татар иҗтимагый оешма активистлары. Шулай ук чарага Казахстан һәм Үзбәкстан Республикалырыннан да кунаклар көтелә.

Форумның төп оештыручылары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, Томск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе, Томск өлкәсе “Татар мәдәнияте үзәге” һәм җирле хакимият структуралары.

Форумның төп тематикасы милләтебез үсешендә татар бистәләренең ролен күрсәтүдән гыйбарәт булачак. Пленар утырыштан тыш, өч секция эше дә каралган.

Эшлекле һәм мәдәни программа кысаларында Томск шәһәренең Татар бистәсенә һәм Томь елгасының сул ярында урнашкан Әүштә (Эушта) борынгы татар авылына да сәфәр планлаштырыла, шулай ук Томск өлкәсенең “Татар мәдәнияте үзәге”ндә кызыклы очрашулар, концерт программалары да булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*