tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Галимҗан Ибраһимов мирасына багышланган чара була
Уфада Галимҗан Ибраһимов мирасына багышланган чара була

Уфада Галимҗан Ибраһимов мирасына багышланган чара була

24 мартта Уфада,  Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан, «Галимҗан Ибраһимов мирасы» дигән фәнни-гамәли конференция узачак. Чара язучы, галим, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Россия федерализмының чишмә башында торган һәм ике республика – Башкортстан һәм Татарстанның оешуына гаять зур өлеш керткән Галимҗан Ибраһимов мирасына багышлана. Бу турыда “Башинформ”хәбәр итә.

Уфага мәшһүр язучының күпкырлы мирасын өйрәнү белән шөгыльләнүче, теле белеме, мәгариф, әдәбият һәм тарих өлкәсендәге белгечләр, галимнәр киләчәк. Аерым алганда, Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре советы рәисе Вячеслав Пятков, Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин чыгышлары планлаштырылган.

Конференциядә катнашучылар игътибарына «Молния в ночи» (авторы Марат Ибраһимов, режиссеры Мариэтта Шәмсиева) дигән фильм тәкъдим ителәчәк. Авыргазы тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры Саимә Әминева Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗатына багышланган музей экспозициясе хакында сөйләячәк.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*