tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиевның “Европа татарлары альянсы” 5 еллыгы уңаеннан сәламләве
Васил Шәйхразиевның “Европа татарлары альянсы” 5 еллыгы уңаеннан сәламләве

Васил Шәйхразиевның “Европа татарлары альянсы” 5 еллыгы уңаеннан сәламләве

Кадерле милләттәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән барчагызны да кайнар сәламлим. Европада яшәүче милләттәшләребезнең “Европа татарлары альянсы”на берләшеп эшләүләренә быел – биш ел. Шушы беренче юбилей белән дә тәбрик итәргә рөхсәт итегез.

Татарлар Европада инде 6 гасырдан артык поляк, литва, алман һәм башка милләтләр белән янәшә дус яшиләр. Ләкин әйтергә кирәк тарихи һәм мәдәни ватаннарыннан төрле шартлар нәтиҗәсендә күченеп киткән милләттәшләребез Европада яшәп тә үзенең милли һәм этник үзенчәлеген югалтмады. Ә киресенчә татарларның милли йөзен гомумевропа мәдәни мирасының бер өлеше буларак саклап калу өчен шактый гына адымнар ясадылар. Һичшиксез биредәге татарларның берләшүендә, чит мәдәният һәм чит мохит шартларында сакланып калуына ислам дине дә үз ролен уйнаган. Чөнки динебез тынычлыкны сөю, толерантлык, диннәрне һәм башка милләтләрне ихтирам итү кебек кыйммәтләрне алга сөрә.

2013 елда Брюссельда төзелгән «Европа татарлары альянсы» милләтебезне берләштерү юлында актив эшчәнлек алып бара. 2014 елдан оештырыла башлаган Европа Сабантуйлары шуның ачык мисалы булып тора. Бүгенге көнгәчә Европа татарлары Латвиянең Рига каласында, Германиянең Берлинында, Литваның Вильнюс шәһәрләрендә милли бәйрәмебезне югары дәрәҗәдә оештыра алдылар, халкыбызның бердәмлеген күрсәттеләр. Шулай ук 2017 елда Европа татарлары берлегенең киңәйтелгән утырышы кысаларында Великобританиянең Оксфорд университетында “Дөнья тарихында Алтын Урда” китабын тәкъдим итү дә зур уңышларның берсе булды.

Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле Европа татарлары берлеге әгъзалары, мин сезнең барыгызга да исәнлек-саулык һәм эшегездә зур уңышлар телим. Алга таба да милләтебезне үстерү юлында бергә һәм бердәм булып эш итик.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*