tatruen
Баш бит / Ауропа татарлары альянсы / Ауропа татарлары альянсы съезды резолюциясе
Ауропа татарлары альянсы съезды резолюциясе

Ауропа татарлары альянсы съезды резолюциясе

Хөрмәтле туганнар, милләттәшләр!

Йөз еллар дәвамында Ауропада яшәгән татар халкы  үзенең милли һәм этник үзенчәлеген югалтмады. Үзебезнең милли үзенчәлекләрне, гомумауропа мәдәни мирасының  бер өлеше буларак саклап калу өчен, без “АУРОПА ТАТАРЛАРЫ АЛЬЯНСЫ” дигән бербөтен структура эчендә  берләшергә тәкъдим итәбез.

Тарих безгә бердәм Ауропа Берлегендә АУРОПА ТАТАРЛАРЫ АЛЬЯНСЫ нигезендә үзенчәлекле этно-мәдәни оешу буларак берләшергә мөмкинлек тудыра.

Без Ауропа Берлегенә, Ауропа Парламентына, Ауропа илләре хөкүмәтләренә татарларны Ауропа халыкларының  бердәм гаиләсендә аерым халык буларак рәсми рәвештә игълан итәргә дигән мөрәҗәгать белән чыгабыз.

Алты йөз ел дәвамында безнең халык поляклар, литвалылар, алманлылар һәм Ауропадагы башка халыклар белән янәшә яши. Татарлар үзләрен батыр, гаярь, Ватанга тугрылыклы, гаделлек, намуслылык һәм мәрхәмәтлелек сыйфатларын идеал итеп алучы халык буларак күрсәтте.

Татарның гомумилеге урта гасырларда төрле кабиләләрдән торган сугышчылар катлавыннан башланып китә. Бу кабиләләрнең таркаулыгы һәм ассимиляция процессы телне этник бердәмлекне саклап калучы аккумуляция чарасы буларак формалаштырырга мөмкинлек бирмәде. Моны дәүләт башлыклары аңлап, татарның гомумилеген саклап калырга тырыштылар.

Татарларга төрле өстенлекләр күрсәтү, шляхлар бүләк итү татарларның этник һәм конфессиональ үзенчәлекләрен саклап калырга мөмкинлек бирде.

Ислам дине милләтебезне берләштерүдә мөһим бер фактор булып торды. Ул үзенчәлекле үсеш юлын барлыкка китереп, чит мәдәният һәм чит мохит шартларында сакланып калуга булышты.

Халыкның рухи потенциалы Ислам дине кыйммәтләрен – тынычлыкны сөю, толерантлык, диннәрне һәм башка милләтләрне ихтирам итүне гармоник рәвештә үз эченә ала.

Ауропа интеграциясе бердәм икътисадый пространство төзүгә омтылышны күрсәтте, Ауропа халыкларын берләштерү стратегиясен һәм тотрыклы  үсеш юлларын булдырды.

Кеше хокукларын яклау буенча Ауропа Хартиясе нигезләмәләре,  төбәк телләр һәм милли азчылык халыкларының телләре турындагы Хартия берләшүче Ауропа шартларында татар халкына этно-мәдәни үзенчәлекне саклау һәм үстерү өчен  тиешле  гарантия бирә.

Һичшиксез, бердәм Ауропа составында үзебезнең милли үзенчәлекне саклап калырбыз һәм җәмгыятьнең үсешенә уңай йогынты ясарбыз, гомумауропа мәдәни мирасын киләчәктә тагын да баетуга һәм үстерүгэ  зур өлеш кертербез.

Ниятләгән эш-гамәлләребезнең уңышлы булуы – бердәмлектә һәм тырышлыкта!

 

 

Ауропа татарлары Альянсы съездын оештыручылар

 

           Брюссель. 22 апрель, 2013 ел.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*