tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ауропа татарлары альянсы” Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлый
“Ауропа татарлары альянсы” Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлый

“Ауропа татарлары альянсы” Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлый

Хөрмәтле Васил Габтелгаяз улы, кадерле милләттәшләр!
Бар табигать ямьләнеп, шау чәчәккә күмелгән бу матур көннәрдә республикабыз халкы ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итә. Бу тарихи вакыйга татар халкының дәүләтчелеген яңадан торгызуда зур әһәмияткә ия булды.
Татарстанның бүгенге уңышлары, һичшиксез, аның 90 нчы елларда башланган яңа дәүләтчелеге белән дә бәйле. Республика җитәкчелегенең соңгы утыз елдагы күпкырлы эшчәнлеге Татарстанны халыкара мәйданда танытуга ярдәм итте.
Татарстан җире гомер-гомергә төрле мәдәниятләрнең үзара кушылып һәм үрелеп үсүенең кабатланмас үрнәге булды. Мәркәзебез Казан бөтен дөньядагы татарларны берләштерүче үзәккә әйләнде. Республикада туган телне, тарихи мирасны, милли традицияләрне саклауга зур әһәмият бирелә. Моның өчен без республика җитәкчелегенә чиксез рәхмәтле. Без чит мәмләкәтләрдә туган телебезне, милли гореф-гадәтләрне югалтмыйча, бай тарихлы бөек татар халкы вәкилләре булуыбыз белән горурланып яшибез. Ауропа Берлегенең 17 илендә 28 татар оешмасы ата-бабаларыбыздан калган тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә уңышлы гына эшли. Татарстанның дөнья мәйданында ныклы адымнар белән алга баруына без чын күңелдән шатланабыз.
Татарстан Республикасының башка илләр белән икътисади һәм мәдәни
элемтәләре нык булуы безгә, туган илдән читтә яшәүче татарларга, киләчәккә ышаныч һәм көч бирә.
“Ауропа татарлары альянсы” Халыкара ассоциациясе исеменнән, Сезне һәм
Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Киләчәктә дә тынычлык, татулык, икътисад, мәдәният һәм гыйлем үзәге буларак, Татарстанның даны бөтен дөньяга таралсын. Республикабыз, үзе сайлаган юлга тугры калып, зур уңышларга ирешсен.
“Ауропа татарлары альянсы”
халыкара ассоциациясе рәисе Ф.Н. Шәрипов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*