tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / «Европа татарлары альянсы»ның икенче съезды

«Европа татарлары альянсы»ның икенче съезды

Беренче көнне Европаның 17 иленнән, шул исәптән Эстония, Швеция, Чехия, Франция, Нидерланда, Словакия, Польша, Финляндия, Австрия, Болгария, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Италия, Латвия, Литвадан 46 делегат, шулай ук чакырылган кунаклар катнашты. Кунаклар арасында Россия Федерациясенең Франциядәге илчесе Александр Орлов, Россиянең Париждагы фән һәм мәдәният үзәге директоры Игорь Шпынов, Татарстанның Франциядәге Вәкаләтле вәкиле Искәндәр Юсупов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү Константин Климовский, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасың Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев һәм башкалар бар иде.

Съезд Россиянең Франциядәге илчелеге бинасында узды.

Көннең беренче яртысында делегатлар һәм кунаклар рәссамнар, кул осталары эшләреннән күргәзмә карадылар. Казанның халык һөнәре сәнгате техникумы укучылары эшләре белән дә таныштылар.

Иң беренче залга җыелган татарларны Россия Федерациясенең Франциядәге илчесе Александр Орлов сәламләде. Татарстан, аның җитәкчелеге турында матур сүзләр әйтте. Европада яшәүче татарларның туган телне, милли мәдәнияне, сәнгатьне саклап калырга тырышуларына рәхмәтләрен җиткерде. Съезд эшенә уңышлар теләде. Татарстанның Франциядәге Вәкаләтле вәкиле Искәндәр Юсупов делегатларны сәламләгәннән соң, Франция һәм Татарстан арасындагы яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр турында әйтеп узды. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән «Европа татарлары альянсы»ның икенче съездына җыелган халыкны Татарстан Республикасың Премьер-министры урынбасары, Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин тәбрикләде. Ул шулай ук, Мәскәүдә гомер итүче татарларның да сәламен тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Европа илләреннән Франциягә «Европа татарлары альянсы»ның икенче съездына җыелган делегатларны сәламләп, аның эшенә уңышлар теләде. Шулай ук, әлеге съездны оештыруга күрсәткән булышлыгы өчен РФның Франциядәге илчесе Александр Орловка рәхмәтен дә җиткерде. Үз чыгышында ул альян оешуының әһәмиятенә тукталып китте, конгрессның чит илләрдәге эшчәнлегенә дә нәтиҗә ясады. Татарстанның Дәүләт Советы исеменнән Разил Вәлиев тәбрикләде. Ул халкыбызның данлы үткәне, бүгенгесе турында әйтеп узды. «Европадагы татарларны берләштерүче булганыгыз өчен рәхмәт», диде Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев.

Съезд эшендә төп чыгышны «Европа татарлары альянс»ы җитәкчесе Флюр Шәрипов ясады. Ул альянсның оешу тарихы, аның максаты, беренче оештыру съездында кабул ителгән рәсми документлар турында әйтеп узды. Европада яшәүче татарлары тарихы, аларның бүгенге көндә тоткан урыннары, Европа илләрендә татар оешмалары тарафыннан башкарган эшләренә, аларның җирле хакимият органнары белән бергәлектә эшләүләренә дә тукталып китте. Берлинда узган милли бәйрәмебез — Сабантуйның зурлап үткәрелүен ассызыклады.

Европа татарлары сабантуен ике елга бер тапкыр уздырырга кирәк дигән тәкъдимен дә җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*